Хезмәте авыр булса да, баш ими

Фәдил Шәрәфгалиев  хезмәт юлын 1994 елда элеккеге “Правда” колхозында гади колхозчы булып башлап, бөтен гомерен туган районының авыл хуҗалыгына багышлый. Егерме бер ел буена биредә хезмәтен салгач, “Урожай” хуҗалыгында механизатор булып эшкә урнаша. Фәдил дә хезмәттәшләре белән бергә басучылык һәм терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертә, хезмәт җитештерүчәнлегенең югары булуын һәм авыл хуҗалыгы техникасының көйле эшләвен тәэмин итә.
Агымдагы елда Т-150К тракторын йөгәнли. Зур практик тәҗрибә ярдәмендә ул заманча авыл хуҗалыгы техникасын һәм яңа технологияләрне уңышлы үзләштерә, һәм, иң мөһиме, үз тәҗрибәсен яшь белгечләргә тапшыра. Хуҗалыкта эшләгән дәвердә Фәдил Фәнил улы үзен чын профессионал, грамоталы һәм җаваплы хезмәткәр буларак танытты. Иртә яздан көзге кыр эшләре тәмамланганчы ул бөртекле һәм азык культуралары чәчүдә, терлек азыгы әзерләүдә һәм үстерелгән уңышны җыеп алуда актив катнаша. Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүе өчен һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне уңаеннан Фәдил Фәнил улы Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей