Хезмәт ветеранының яшәү мәгънәсе

      Фәнис абый ишле гаиләдә, сугыштан соң туган буын вәкиле. Кешеләр җимерек хуҗалыкны тергезү өчен ал-ял белми эшләгән чор. Ул вакытларда беркемгә дә, шулай ук үсмерләргә дә җинелдән булмый. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый. Сарык карый, көтү көтә, ат җигеп, төрле эшләрдә дә йөри. Армия хезмәтенә алынганчы ук тырыш, уңган  колхозчыны партия сафына кабул итәләр. Хәрби хезмәтен төгәлләп кайткач,  район партия комитеты аппаратына эшкә алына.

        1972 елда Чиләбе Совет партия мәктәбен тәмамлаган 25 яшьлек тормыш тәҗрибәсе дә булмаган егетне район партия комитеты Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган авылы Миңештегә, элекке «Восток» колхозына, партия оешмасы секретаре итеп эшкә җибәрә. Киң күңелле, кунакчыл халык яшь секретарьне үзләренең авыл егетедәй итеп яхшы каршылый. Бәлки үз-ара туганнарча мөнәсәбәткә Фәниснең тыныч холыкы, үзенең чордашлары белән чагыштырганда күпкә олырак булып күренүе, кечене – кече, олыны – олы итә белүе, төпле белеме hәм дөньяга булган үзенчәлекле карашы сәбәпче булгандыр. Гүзәл табигатьле Миңеште егет күңеленә хуш килә. Аны Галия исемле бер апага фатирга урнаштыралар. Колхозда чәчү, урак чорларында төнге үникедән дә иртәрәк кайтып булмый. Фатир хуҗасы утын сүндерми төн уртасына кадәр Фәнисне көтеп утыра торган була: тәмле ашын җылытып, самавырын чыжлатып каршы ала. Чисталык-пөхтәлекне сөюче, сабыр холыклы, зур хөрмәткә лаеклы Галия апаны үз әниседәй якын күрә егетебез.

        Яшь парторг яңа коллективка тиз өйрәнә, коммунистлар, колхозчылар hәм авыл интеллигенциясе белән уртак тел таба. «Үз заманында уңышлары белән дан тоткан шушы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турында күңелемдә иң матур хисләр саклана,- дип хәтирәләрен барлый Фәнис абый. – 1973 нче елда өйләнеп, үз аллы тормыш көтә башлавы белән дә кадерле миңа Миңеште»,- дип елмаеп өстәп куйды. Фәнис белән Илзира бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булып, беренче очрашуларын ук язмыш бүләге итеп кабул итәләр. Яшьләр киләчәккә матур планнар кора, бәбиләр үстерергә хыяллана, күпләргә үрнәк булып гөрләтеп яшиләр.        Ләкин тормышның үз кануннары өстенлек ала. Язмыштан узмыш юк дигән тәкъбир белән килешми булдыра алмыйсың. Көннәрдән бер көнне, кинәт авырып киткән тормыш иптәшенә кардиолог ярдәме кирәк булуы барысына да үзгәреш кертә. Табиблар даими каралып торырга, бәбигә узуны  кичектерергә киңәш итәләр. Ярамыйга карамый тормыщ дәвам итә.     Зур исем – Әни булу теләген дәлилләп, 1975 елда барысына да шатлык-сөенеч  өстәп, яшь гаиләнең беренче баласы – уллары дөньяга аваз сала. Бер елдан соң җитди авыру аркасында хатынның йөрәгенә операция ясап табиблар аны улем тырнагыннан йолкып алып калалар.

        Фәнис Гайнуллин арытаба, 1978 елдан Карл Маркс исемендәге колхоз рәисе, Социалистик хезмәт герое Еникеев Рифкать Салих улы кул астында хезмәт эшчәнлеген туган төбәгендә дәвам итә. Аннары Тәкәрлек авыл Советы рәисе, «Победа» колхозында партком секретаре булып эшли.           Табиблар Илзирага бала табуны катгый тыйса да, янә әни булу теләге өстенлек ала, яшь хатын  балага уза hәм 1979 елда кыз бала таба.

        Балалары эш сөючән булып, авыру әниләренә булышып үсәләр. Фәнис абый балалар боекмасын дип, кичен кулына гармун алып җырлый, ә күңеле туктый алмый елый. Чөнки хатынының көннәре санаулы гына калганын табиблар иргә төшендереп куялар. Балалар тырышып укып, Иванай авылы урта мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлыйлар. Бүгенге көндә икесе дә дипломлы белгечләр. Гаилә корып, балалар үстерәләр.

          «Әниләрен күпме сакларга тырышсак та, чир үзенекен итте, яңадан операцияга салырга туры килде. 1997 елда Мәскәүнең Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясенең фәнни үзәгендә аңа катлаулы операция ясадылар. Табиблар гаиләбез бәхетен азга гына булса да озайтты, әмма ләкин тагын берничә бәхетле елларыбыздан соң тормыш иптәшем безне ятим итеп күзләрен мәңгелеккә йомды»,- дип сүзен йомгаклады Фәнис абый. Балаларының газиз әниләре бу якты доньяны калдырып китүенә 14 елдан артык вакыт үтеп киткән. Гомергә беренче  мәхәббәтенә тогры калуына сокланып, ихтирам итеп, Фәнис абый алдында башыбызны иябез.          Илзира чәчәкләр яраткан. Сылу хатынның гомере дә чәчәктәй матур чагында өзелгән. Вакыт – дәва дисәләр дә, якыннарының хәсрәте hич сүрелми. Хәстәрлекле, тогры хатын, балаларына сөекле әни образы алар күңелләрендә җуелмый саклана. Җәй көннәрен Фәнис абый Илзирасының төсе итеп чәчәкләрен курчалап үстерә. Көзләрен бакчада җиләк-җимеш өлгерә.

          45 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, күп санлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, бүген хаклы ялда булган Хезмәт ветераны Фәнис Гайнулла улының яшәү мәгънәсе – күз карасы кебек кадерләп үстергән, кеше булсыннар дип сөйгән балалары, онык-оныкачлары.

         Фәнис Галләмов, Дүртөйле районы.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей