Хезмәт төбе - хөрмәт

Күңеле дә, эшләре дә матур кешеләр бар бит ул. Тормышыннан hич зарланмыйча, изге ниятләр белән сабыр гына яшиләр. Алар - безнең көн геройлары. Шундый кешеләрнең берсе – Мортазин Наил Сафа улы.

        Әтисе сугышка киткәндә аңа өч кенә яшь була. «Исән-сау кайтырмын» дигән юллар белән тәмамланган өчпочмаклы хатлары еш килеп тора. Тик газизләренә яудан әйләнеп кайту насыйп булмый. Җиңү яулаган 1945 елда hәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә.

        Таянырга ата иңнәре юк. Шуңа да Наилга Иске Солтанбәк җидееллык мәктәбеннән соң, сайланып торырга туры килми: туган төбәгендә эшче кулларга кытлык үзен сиздерә. Бер ишетү-күрүдән төшену сәләте, табигый кызыксынучанлыгы hәм Суккул машина-трактор паркында өч айлык уку курсы -Наил Мортазинның, университетлары әнә шул. Арытаба ул, орденлы Карл Маркс исемендәге туган колхозының данын арттыру хакына озак еллар эшләп, алдынгы механизаторга әверелде. Фамилиясе ничәмә тапкырлар югары трибуналардан телгә алынды. Бирелгән хөкумәт бүләкләре дә Мортазинның, чын мәгънәсендә тырыш эшче вәкиле булуы турында сөйли. 1981 елда ул, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып, бронза медальга лаек булды. Хезмәт Кызыл байрагы hәм «Почет билгесе» орденнары кава­леры. Делегация составында Германиягә дә барды - ул елларда хуҗалык шушы илнең аграрийлары белән бәйләнеш тота hәм алдынгы тәҗрибә уртаклаша иде.

        Мортазин гаилә тормышында да уңды. Гомер юлдашы итеп үзе кебек тырыш hәм булдыклы кызны сайлады. Рәшидә Зәки кызы бик уңган хуҗабикә, өлгер хатын, хәстәрлекле әни булды. Хәзерге көндә бәхетле картый-картәтәй оныкларын тәрбияләшә.

        Тормыш дәвам итә. hәрнәрсәнең, үз кануны. Бәхет бит ул күктән төшми. Го­мер юлыннан кулга-кул тотынышып атлаганда гына алда торган киртәләрне җиңел үтәсен. Тату гаиләдә өч бала үсеп, тормышта үз юлларын таптылар. Кызлары Рәмилә белән Илмира ветеринар hөнәрен сайлаган, уллары Руслан да эш кешесе.

 

Фәнис Гайнуллин, «Юлдаш» гәзите, Дүртойле районы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей