Хезмәт сөйгән мактала (Бураевский район)

Даутлар авылында Фәнилә белән Зәвир Нурихановларның уллары Илмир белән Венер кече яшьтән кул арасына кереп, хезмәт сөеп үсте. Алар хәзер үз гаиләләре белән Борайда өй салып, бердигән дөнья көтә. Авылда ишле мал-туар, кош-корт асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән әти-әнисенә ярдәмләшергә дә өлгерә.

Илмир Кәшкәләү урта мәктәбен тәмамлауга кулына тракторист-машинист таныклыгы алган иде инде. Аннары белемен Бөредәге водительләр хәзерләү уку йортында дәвам итте. Киң профильле һөнәр иясе сайлаган яшь ир бүген ерак Себер якларында эшләп йөри.

Ул күптән түгел үзенең шәхси йөк машинасын һәм тракторын да булдырды. Дөрес, алар искедән иде, әмма оста куллы механизатор- водитель бу техниканы сыйфатлы ремонтлап яңартты. Хәзер Илмир буш вакытларында авыл халкына игелекле хезмәтен күрсәтеп ихтирам яулый. Эшен иренмичә, һәркемнең күңеленә ятышлы итеп башкаруы аның абруен тагын да күтәрә.

Ул эшкәрткән бакчаларда бәрәңгесе, яшелчәсе мул уңышын бирә.

Илмир тормыш иптәше Гөлнара белән балалары Эльнара һәм Рәилне дә кече яшьтән хезмәттә чыныктырып үстерү, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләү максаты куйган.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей