Хезмәт сөеп үскән туганнар
Яңа Ялдәк авылында хезмәт сөеп үскән апалар һәм сеңелләр байтак. Шуларның арасында бер гаиләдән чыккан хезмәтенең уңышларына ирешкән авылдашларыбызның берсе Сәхибгәреевлар гаиләсе. Бу гаиләдә бер малай һәм дүрт кыз үсеп үз урыннарын таптылар. Аларның арасында агроном, врач, бухгалтер, укытучылар бар. Бүгенгесе көндә төп йортта иң кече сеңелләре яши. Ялларда төп йортта булышып китәләр. Хәмит белән Фатхияның ( аларга быел 90 яшь булыр иде) иң беренче улларына 25 апрельдә 70 яшь була. Флорит - " Ученый агроном" .1969 елда Борай икенче санлы мәктәбен тәмамлагач Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында, 1973-1978 елларда Башкортостан авыл хуҗалыгы институтында укый. Сармаш авылында бригадир, Кушнаренко районы " Шемяк"совхозында агроном,1980-1982 елларда шул ук районның " Победа" совхозында председатель урынбасары булып эшли. 1982 елда Уфага партком секретаре итеп алына. Хезмәт юлын югары вазифаларда башкара.Туганнар хәр көн бер берсе белән аралашып, сөйләшеп дус-тату тормыш алып баралар. Буген абый белән сеңлеләр барсы да пенсия яшендә.