Хезмәт кәефен күтәрүчеләр (Бураевский район)

Сезонлы басу мәшәкатьләре чорында язгы кыр эшләрендә, аннары мал азыгы хәзерләүдә һәм гомүмән көзге мәшәкатьләр тәмамланганчы өйгә кайтып йөрүләр юк. Һәр хуҗалык идарәсе, крестьян фермер хуҗалыгы басудагыларга кайнар аш су хәзерләүне оештыра. Бу эштә пешекчеләргә ярдәмчеләр  кирәк була.   Мәсәлән“ Урожай”   җәмгыятендә хезмәтнең әлеге өлешен Фидус Фазлыев ( рәсемдә) байтак еллар уңышлы башкарып килә. Пешекче Рита Мостафина пешергән кайнар ашларны ул басуга махсус машинада йөртә. Төшке һәм кичке ашларның сәгате алдан билгеләнгән, шул вакытларда басудагылар бер тирәдәрәк булырга тырыша.

Рита белән Фидусны кырдагылар тамакны туйдыручылар һә шулай итеп хезмәткә дәрт өстәүчеләр дип дөрес әйтә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей