Хәерле сәгатьтә, игенчеләр

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, дүшәмбе, 20 июльдә, районда беренчеләрдән булып “Алга”, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозлары, “Үзәк” машина-технология станциясенең безнең райондагы филиалының Хуҗин исемендәге бүлекчәсе, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте игенчеләре уҗым арышын тезмәләргә салырга кереште. Шул үк көнне алгалылар яңа уңышны суктыра да башлады. Безнең иҗади төркем әгъзалары иң беренче карлугачларны Таскаклы авылының төньяк-көнчыгыш өлешендәге 70 гектарлы арыш басуында тап итте. Үзләренә беркетелгән “Нива-Эффект” комбайннарында тәҗрибәле игенчеләр Расих Нуриев белән Фәнзил Мусин тезмәләрне суктыра башларга әзерләнеп кенә тора иде. “ГАЗ-САЗ” автомобилендә Марсель Мохтаров белән “КамАЗда Раил Сәлимов беренче бөртекләрне ындыр табагына кайтарырга килгәннәр. Комбайннарның һәр узел-*агрегатларын тагын бер кабат тикшереп, төзеклегендә инанган механизаторлар тезмәләрне суктыруга керешкәнче хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов аларга киңәштәкъдимнәрен, изге теләкләрен җиткерде. Без фоторәсемгә төшереп алганда Фәнзил Мусин комбайнына, Раил Сәлимов машинасына утырырга да өлгергәннәр иде. Ялан өстендә комбайннар гөрелтесе таралды. Алтынсу-сары тезмәләр комбайн урагына кереп китә, шаулап бункерларга ашлык ага, башаклары суктырылган салам кабат тезмәләргә төшеп ята башлады. Дистә минутлап вакыт узуга Расих Нуриев идарә иткән комбайн бункеры тулуны сигнал маякчыгы җемелдәп хәбәр итте. Иң тәүге бункерны Марсель Мохтаров кабул итте. Менә ул тәүге иген! Гәрәбә төсле сары бөртекләр ташкыны югалтуларга юл куймау максатында яхшылап каралган “ГАЗСАЗ” автомашинасы кузовына коела. Фәнил Радик улы махсус прибор белән ашлыкның дымлылыгын тагын бер кабат үлчәп, игеннәрнең ярыйсы ук өлгерүен дәлилләде. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов та әлеге иң дулкынландыргыч мәлнең шаһиты булды. Ул да биредәгеләрнең һәммәсенә изге фатиха сүзләренә кушып, фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде, үстерелгән барлык уңышны тиз арада югалтуларга юл куймыйча тулысынча җыеп алуларын теләде. “Чулпан-7” сортлы әлеге уҗым арышының төшеме дә ярыйсы гына: тәүге нәтиҗәләр гектарыннан утыз центнердан да югарырак. Бу әле басу читләрендәге тезмәләрдән суктырылганы гына. Үзәктәрәк, һичшиксез, тагын да югарырак булачагы күзгә бәрелеп тора. Ул арада Фәнзил Мусин идарә иткән комбайн бункеры да тулып өлгерде. Биредән дә бөртекләрне бушатып алып, Марсель Мохтаров тәүге йөкне ындыр табагына алып китте. Төкле аягың белән, яңа уңыш игене! Алгалыларның башлангычы
уңай дәвамлы булсын, һәр хуҗалыкта һава шартлары урып-җыю эшләрен үз вакытында төгәл башкарырга мөмкинлек бирсен. Игенчеләребезнең маңгай тире, төрле звено белгечләребезнең уртак тырышлыгы белән үстерелгән һәр бөртекне югалтуларсыз җыеп келәтләргә салырга язсын. Ил табыны түрендә кабарып пешкән икмәк торсын. Чакмагыш игенчеләре быел да республикада иң алдынгылар исәбендә данлансын. Хәерле сәгатьтә, басу уңганнары!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей