Хәерле сәгатьтә, игенче! (Бураевский район)

Районда язгы кыр эшләре көннән-көн югары темп ала. Күпьеллык үләннәр тырмату төгәлләнде, исән кышлаган уҗым культуралары да тиешле тәрбиясен алды. Әлеге вакытта язгы басуда дым каплау, туфрак йомшарту кебек агротехник чаралар башкарыла, ындыр табакларында чәчеләчәк орлыклар гөмбә авыруларына каршы химик препаратлар белән эшкәртелә башлады.

24 апрель иртәсендә «Кызыл таң» хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып чәчүгә төште.

Чалкак авылында, урындагы хуҗалыкта көч салучы механизаторлар коллективы зур түгел. Алар, үз иңнәренә йөкләнгән бурычны намуслы үтәп, фермада асралган малларны азыклы, авыл халкын икмәкле итүдә фидакарь эшли. Сезонлы басу мәшәкатьләренә йомгак ясаганда механизаторлар Гыйлемхан Кәлимуллин, Рөстәм Шәйхиев, хезмәт ветераннары, чәчүлекләрне катоклаучы Ильяс Гәрәев белән шәхси йөк машинасында чәчүлек орлык чыгаруда ярдәмләшүче Рәфәвил Нәбиев, чәчү агрегаты җитәкчесе    Әлфис Мифтахов, аның дым каплауда эшләүче энесе Айдар һәм башкаларның исемнәре хөрмәтләп әйтелә. Ындыр табагында орлык тазартучы машинистлар Ирек Гарипов, Илдар Зәрәфиев та үз хезмәтләренә сүз тидертми. Шулай күмәк тотынып солы культурасы чәчүне икенче көнгә төгәлләп куйдылар.

-Җир эшкәртүче, туфрак йомшартучы агрегатлар ике сменада эшли. Бөртекле кыяклылардан  тыш ярма һәм кузаклы борчак, карабодай кебек моржиналь  культуралар игүгә дә өстенлек бирелә, - дип сөйли хуҗалык агрономы Рөстәм Шакиров.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей