Халык Радий Хәбиров башлангычын тулысынча хуплый

        Легаль булмаган бутлегерларга, спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәштә төп нәрсә - берләштерүче көч юк, дип билгеләп үтте бүген социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

          -- Моның белән күптән көрәшәбез. Тик бу көрәштә көч структуралары элек үзләре, муниципалитетлар үзләре, күпсанлы башка ведомстволар һәм оешмалар да аерым эш итте. Аерым муниципалитетларның тәҗрибәсен карап, мин бу көрәштә төп нәрсә булмавын аңладым. Кешеләр үзләре бутлегерларга "юк!" -- дип әйтергә тиеш, -- дип саный Радий Хәбиров. — Кешеләр бу чакыруны көткән кебек тоела. Бөтен республика буенча хәзер гражданнар җыеннары бара, анда алар властька үлем белән сату итүчеләрнең адресларын атый һәм авылларны алардан кичекмәстән чистартуны таләп итә.       Мондый җыеннарны үткәргән һәм сатучыларның адресларын атаган һәр мөрәҗәгатьне шәхсән контрольдә тотам, аларны власть ишетте.

          Исегезгә төшерәбез, шәһәрләрдә һәм авылларда гражданнар җыеннарын үткәрү башлангычы белән республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

          Легаль булмаган бутлегерлар белән көрәштән тыш, халык башка мөһим һәм актуаль мәсьәләләр турында да фикер алыша. Алар арасында -- халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, торак пунктларда асфальтлау өчен урамнарны билгеләү һәм башка мәсьәләләр.

          Әмма хәзер Башкортстанда күпсанлы гражданнар җыеннарының төп темасы спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш булып тора. Кешеләр бөтен җирдә эчкечелектән, көмешкә һәм "фанфурик"лардан арыган. Халык үзгәрешләргә әзер.

          «Район җитәкчелеге, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсе, эчке эшләр органнары, предприятие һәм оешма вәкилләре катнашлыгында үткән мондый җыеннарга бик күп кеше килә. Иң мөһиме -- ике, өч сәгатьлек җыеннарда конкрет карарлар кабул ителә. Җыеннарда катнашучылар үз сорауларына компетентлы җавап ала, — диде Дүртөйле район Советы секретаре Рамил Ваһапов. -- Халык үзгәрешләрне тели һәм шуңа күрә Радий Хәбиров башлангычын тулысынча хуплый».

           «Кызыл таң» гәзите, 03.04.2019 ел, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей