ХАЛЫК МӘНФӘГАТЬЛӘРЕНӘ ЭШЛӘНЕЛӘ

Авыл биләмәләре башлыкларның күчмә семинар-киңәшмәсе алдан билгеләнелгән график буенча Имәнлекул һәм Яңа Коты авыл Советлары авыл биләмәләрендә дәвам итте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсенә караган Югары Аташ авылында берничә ел элек Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә обелиск һәм яугир якташларыбызның исемлеге белән тактаташ яңартылып эшләнгән иде. Быел көчле давыл вакытында исемлекләр уелган мемориал тактаташ зыянлап, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ул тәртипкә китерелеп өлгертелде. Биләмә башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизоƒ ва хәтта баштагыдан берникадәр яхшыра да төшкән һәйкәл ансамбле белән таныштырганда аны тәртипкә китерүдә зур өлеш кертүчеләрне горурланып мактап телгә алды һәм әлеге урын күп буын якташларны патриотлык рухында тәрбияләүгә өлеш кертәчәк, дип белдерде. Артабан биредә үк бер түбә астына урнашкан мәктәп, медпункт, башка социаль әһәмиятле учреждениеларны сыендырган бинаны карап чыктылар. Биредә укучы балаларны кайнар ашлар белән тукландыру максатында ашханә бүлмәсе булдырылган, әле анда ашƒсу әзерләү өчен җиһаз-корылмалар кайтарыла икән. Мәктәптә яхшы ремонт үткән, ул яңа уку елында балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык таләпләргә
дә җавап бирерлек. Шушы көннәрдә генә авыл зиратында ритуал кирәк-яраклар саклау өчен кирпечтән йорт төзеп бетергәннәр. Пластик тәрәзәләр куелган, штукатурлап буялган, хәтта тимер мич тә куелган бу бина торак йортны хәтерләтә. Аның эчке бүлмәсендә салкын көннәрдә мәрхүмнәрне җирләү мәлендә җил-яңгырдан һәм суыклардан сакланырга да мөмкин. Икенче бүлмәдә әрвахларны соңгы сәфәргә әзерләү өчен бөтен кирәк-яраклар сакларга да урын җитәрлек. Авыл имамы башлап йөрүендә һәм иганә ярдәме белән мондый уңайлык тудырылу кешеләр турында хәстәрлек күрү билгесе дә итеп кабул ителде. Җәмәй авылында узган ел эшләнгән артезиан коесы да яхшы тәэссоратлар калдырды. Электр тогында эшләүче суалгыч насос төшерелгән һәм теләсә кайсы мәлдә су алу өчен барлык шартлар да бар биредә. Муниципаль район хакимияте һәм биләмә башлыклары шулай ук авыл халкы белән дә аралашты, аларның сорау-үтенечләрен тыңлап, кайсыберләрен урында ук хәл итә алды. Мәсәлән, еш кына электр белән тәэмин итүче өзеклекләр мәсьәләсе буенча Реканс Фәнил улы халык белән аралашу мәлендә үк электр челтәрләре җитәкчесе белән бәйләнешкә кереп, сәбәпләрен ачыклады һәм бу хәлгә юл куймаска чакырды. Имәнлекул авылында тәүдә биредәге урта мәктәптә булдылар. Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә бинада әлеге мәлдә пластик тәрәзәләр урнаштырыла. Быелга беренче катта эшләр үтәлсә, артабан икенче
каты да игътибарсыз калдырылмаячагы билгеле. Яңа тәрәзәләр кую белән беррәттән сыйныф бүлмәләрендә буяу-агарту эшләрен дә тәмамлап киләләр, яңа уку елына ул тулысынча әзер булачак. Авыл уртасында Бөек Ватан сугышы яугирләр хөрмәтенә куелган һәйкәл дә ярыйсы ук төс алган. Артабан элекке РТС йортларында булып, аларның һәммәсендәге подъездларның да тәртипкә китерелүен күрделәр, биредәге яңа гына эшләнеп беткән балалар мәйданчыгында уйнап йөргән сабыйлар белән аралаштылар, аларның теләкләрен ишеттеләр. Әлеге купкатлы йортлар янындагы каты көнкүреш калдыкларын туплау өчен контейнерлар кую мәйданчыгы да яхшы тәэссоратлар гына калдырды, барлык биләмәләргә ул өлге итеп куелды. Күптән түгел генә өр-яңа төс алган автомобиль юлы буйлап Яңа Коты авыл биләмәсенә юнәлдек. Үзәк авылдагы ферма, аңа терәлеп үк торган Айкүл урамын тәртипкә китерү мөһимлеге турында сүз әйтелде. Шулай ук чит-читләре агач-куаклардан тазартылып, тәртипкә китереп бетерү таләп ителгән ком-таш юлдан Тамьян авылына юл тоттык. Биредәге ике катлы мәктәп бинасында бүген мәдәният учагы төзелеше бара. Төгәлрәк әйтсәк, бинаның беренче катындагы бер өлешендә ремонтлап, пластик тәрәзәләр, ишекләр куеп, сәхнә ясап, клуб эшләнелеп бетеп килә. Бу авыл халкы иниициативасы белән эшләнә, биредә төрле мәдәникүңел ачу чаралары үткәрелер, авылдашларга ял итү өчен уңай- лы шартлар тудырылыр, дип ышанасы килә. Бикмәт авылындагы зиратны профнастил койма белән әйләндереп алып, ритуал кирәкяраклар саклау йортын тәртипкә китергәннәр. Болар барысы да авыл халкы мәнфәгатьләре өчен эшләнелүен берәү дә инкарь итмәс. Яңа Котыда Чакмагыш беренче урта мәктәбе филиалы җитәкчесе Раушания Сәгыйть кызы Маликова быел беренчегә 7 бала киләчәге, берничә дистә укучы өчен шулай ук уңайлы шартлар тудырылуы, мәктәпнең яңа уку елына яхшылап әзерләнелүе турында сөйләп үтте, кунакларга үз биләмәсен, биредә төзекләндерелгән спорт залын, һәрчак тәртиптә тотылучы Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә һәйкәлне һәм гөл-чәчәкләргә күмелеп утырган мәктәп ихатасын күрсәтте. Гомумән алганда, бу биләмәдә дә төзү-төзекләндерү җәһәтендә күп эшләнелүе исәпкә алынды, аерым киңәш-тәкъдимнәр әйтелде. Халык мәнфәгатьләренә эшләнелгән һәр эшне кадерләп сакларга гына кирәк булачак.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей