Халык энҗеләре саклансын өчен

Башкортстан дәүләт университетының башкорт теле һәм филология факультетында студентларга белем бирүче филология фәннәре кандидатлары, доцентлар Альфира нурислам кызы Бәхтиярова, Мөнир Идел улы Карабаев, Айнур Оскар улы хуҗаәхмәтов,өлкән укытучы Гөлчәчәк әхәт кызы әшированы берләштергән төркем районыбызның Яңа Коты, Имәнлекүл һәм Тозлыкуш авыл Советлары биләмәләрендә фольклор экспедициясе үткәрде. Кунакларны иң тәүдә Яңа Коты җире кабул итте. Мәдәният йорты алдында Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Айрат улы Ситдиков, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең урындагы филиалы директоры Раушания Сәгыйть кызы Маликова, мәдәният йорты директоры Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтов, мәгариф һәм мәдәният ветераннары Фәридә Нәүфәл кызы Латыйпова, Рәшит Җәмигънур улы Шәяхмәтов, мәдәният йорты хезмәткәрләре милли костюмнарда икмәк-тоз белән каршы алып, урындагы осталарның кул эшләре өлгеләрен, музей экспозициясе күргәзмәсе белән таныштырды. Артабан Фәридә Нәүфәл кызы, Рәшит һәм Урал Шәяхмәтовлар башкаладан килгән галимнәргә төбәк тарихына, җир-су атамаларының килеп чыгышына бәйле истәлекләр җиткерде, ха- лык иҗаты өлгеләреннән җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, риваять һәм легендалар белән таныштырды. Имәнлекул мәдәният йортында да кунакларны шулай ук бай күргәзмә әсбаплар, җыр-моң белән каршы алдылар. Галимнәр Югары Аташ авылында туып үскән билгеле журналист, шагыйрә һәм тарихчы Әнисә Ягъфәровадан, китапханәче Рива Рифгать кызы Исаевадан, биләмә хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизовадан, урта мәктәп директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратовадан, экскурсовод Фәһимә Равил кызы Моратовадан бик күп халык авыз иҗаты өлгеләре язып алдылар, кул эшләре өлгеләре белән таныштылар. Артабан Тозлыкуш авыл биләмәсенә караган Каразирек авылы мәдәният йортында да башкала ку- наклары җылы кабул ителде. Билә- мә хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, мәдәният йорты директоры Радик Мәкъсүдәт улы Гафаров, художество җитәкчесе Розалия Гафарова, китапханәче Дилә Галиева, мәгариф һәм җирле үз-идарә ветераны Рәзилә Рәшит кы- зы Нәбиева үзләре белгән халык энҗеләре белән теләп уртаклашты. Гомумән алганда, галимнәр бик күп мәгълүматлар туплады, яхшы тәэссоратлар алып китте. Аларны муниципаль район хакимиятенең мәгълүмәт-аналитика бүлеге мөдире Айгөл Илмер кызы Нәбиева озатып йөрде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей