Гәрәбәдәй булып үсте иген, түгелгән тир бушка китмәде

Быел Дүртөйле игенчеләре рекордлы уңыш җыйды, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге биргән мәгълүматлар буенча, аның күләме 111700 тонна тәшкил итте. Мондый уңыш соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр теркәлде.

– Иң югары күрсәткеч “Ленин” исемендәге токымчылык заводында, – дип уртаклашты район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Салават Ислакаев. – Әлеге җәмгыять уңганнары һәр гектардан уртача 43 центнердан артыграк уңыш җыеп алды. Тулай җыем буенча да ленинлыларга җитүче булмады: алар 175 мең центнердан күбрәк иген үстерде.
Район маяклары исемлегендә – шулай ук “Уңыш” хуҗалыгы. Биредә гектар көче 41,4 центнер тәшкил итте. “Әсән” җәмгыятендә һәр гектарда уртача 34,3 центнер иген үстерелде.
Гомум район күрсәткечләренә килгәндә, безнең 60 мең гектардан артыграк сөренте җирләр булып, шуларның 19 мең 200 гектарында – мал азыгы, 35900 гектарында – бөртекле, 5 мең гектарында майлы культуралар игелде. Гектардан уртача 31,1 центнер уңыш җыеп алынды. Уҗым культураларының гектар куәте 30 центнердан күбрәк булды. Кукуруз мәйданнары 1 мең гектарга арттырылган иде, быел әлеге культураны 4800 гектарда үстердек. Аңардан 100 мең тоннадан күбрәк силос әзерләнде. Мал азыгы ел ярымлык запас белән, һәр баш малга исәпләгәндә, 34 центнер күләмендә тупланды.

“Горшков” хуҗалыгы – уңганнар төбәге

Бу җәмгыять шушы гүзәл якта туып-үскән Советлар Союзы Герое Василий Горшковның исемен горур йөртә: биредә татар, башкорт, урыс, мари һәм башка милләт вәкилләре тату гомер кичерә, басуларда ел саен мул уңыш үстерә, терлекчелек тармагында да сынатмый. Хуҗалыкны башкаларыннан аерып торучы үзенчәлек дип аңа менә 20 елга якын гүзәл зат – Тәнзилә Идрисова җитәкчелек итүен дә әйтергә була.

– Тулай җыемыбыз – 44203 центнер, гектар көче 29,7 центнер булды, – дип бәян итте Тәнзилә Рил кызы. – Безнең хуҗалыкта да бу – башка еллар белән чагыштырганда, күпкә югары күрсәткеч.
Гүзәл табигать кочагында урнашкангамы, әллә инде күпсанлы чишмә һәм күлләренең суында бер-бер тылсым бармы, биредә яшьләр туган авылын ташлап китәргә ашыкмый, механизатор, комбайнчылар арасында да алар күпчелекне тәшкил итә.

– Хуҗалыгыбызда данлыклы игенчеләр, терлекчеләр династияләре бар. Аларның иң күпсанлысы – Губаевлар, – ди җитәкче. – Станислав Алексеевич барлык гомерен игенчелек тармагына багышлаган кеше, тормыш юлдашы Наталья Макаровна исә – алдынгы савучы. Алар бүген дә җиң сызганып эшләп йөри. Үзләре кебек үк уңган, тырыш, тәртипле биш ул тәрбияләп үстерделәр. Алар бишесе дә хуҗалыгыбызда намуслы хезмәт сала. Валерий Губаевка – ашлык җыю комбайны, Владиславка йөк төягеч ышанып тапшырылган, Вадим һәм Виктор йөк машинасына һәм тракторга идарә итә, Виталий – терлекче. Егетләрнең һәркайсы – алыштыргысыз хезмәткәр. Техниканы биш бармаклары кебек беләләр, ремонт таләп ителсә, беркемгә ялынмый тиз генә көйләп тә куялар.
Яшьләрдән Владимир Самлеев, Валерий Хәлиуллин, Рәсим Галәветдинов, Замир Сәлимҗановларны да бары тик – мактап кына телгә алырга мөмкин, – ди Тәнзилә Рил кызы.
Ә менә “КамАЗ” водителе Рәзил Сәйфуллин, механизаторлар Радик Гәрәев, Николай Шамратов, Владимир Лобанов, Ринат Закирҗанов, Станислав Исхаков – озак еллар хуҗалыкта хезмәт салучылар. Алар бик теләп яшь кадрларны эшкә өйрәтә, үзләренең хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклаша.

– Көндәлек табышны хуҗалык сөт сатудан ала, – ди җитәкче. – Җәмгыятебездә 1100 баш мөгезле эре терлек булып, шуның 340ын савым сыерлары тәшкил итә. Савучыларыбыз Рәйлә Сәлимҗанова, Лидия Вайтиева, Наталья Леконцева, Полина Галанова, Эльвира Семенова, Ульяна Исхакова югары күрсәткечләргә ирешеп эшли.

Киләчәк –
булдыклы яшьләрдә

“Горшков” токымчылык заводында яшь кадрларны туган якта калдыру максатында җитди эш алып барыла. Йорт салучыларга хуҗалык идарәсе ташламалы кредит бирә, техника белән бушлай ярдәм күрсәтә. Лаеклы хезмәт хакы түләнгәч, заманча машина, трактор, комбайннарда эшләгәч, горшковлылар, әлбәттә, канәгать.

– Соңгы 4-5 елда гына да машина-трактор паркыбыз тоемлы яңарыш кичерде, – ди Тәнзилә Рил кызы. – Ике “Acros” комбайны, “Туман-2” чүп үләннәре һәм корткычларга каршы агу сибү җайланмасы, куәтле йөктөягеч, чәчү комплексы белән “Кировец-742” тракторы, “МТЗ-82” тракторы, пресс-җыйгыч, ашлык киптерү комплексы һәм башка төр авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алдык.

“Горшков” хуҗалыгына караган Бәйгелде авылы клубының эше белән Тәнзилә Идрисованың кызы Лиана идарә итә. Үз һөнәренә, сәнгатькә мөкиббән кыз тырышлыгы белән мәдәният учагы гөрләп тора. Биредә даими рәвештә төрле чаралар, концертлар оештырыла, мәктәп укучылары өчен җыр-бию түгәрәкләре эшли.

– Туган ягыңда үз урыныңны табып, үзеңне биредә кирәкле шәхес итеп тоеп яшәү зур бәхет, – ди Лиана.
Шул ук вакытта. Авыл хуҗалыгы бүлеге биргән мәгълүматлар буенча Дүртөйле районы игенчеләре киләсе ел уңышы өчен җитәрлек күләмдә орлык әзерләгән. Аның 36 процентын элита орлыклар тәшкил итә.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей