Әгәр кеше үз урынында икән (Бураевский район)

Фәнәвис Хәмәтгалиев үзе Ишмәмәт авылында туып-үскән, күп замандашлары кебек хезмәт юлын Себер тарафларында үтә. Лаеклы ялга чыккач, гаиләләре белән туган якларына күченеп кайталар. Җәйге чорда хатынының туган авылы Яңа Мостафада, кышын Бөре шәһәрендә яшиләр. Тынгысыз кеше авылда яшәвенең баштагы мәлләрендә дә хҗалык эшендә ярдәмләшеп йөри. Хуҗалык рәисе Мәүләви Хуҗин булдыклы, тырыш кешене күреп йөргән икән һәм аңа авылда бригадир булып эшләргә тәкъдим итә.

Хаклы ялда булсаң да, тирә-яктагы тормышка битараф калалмыйсың икән. Фәнәвис Хәмәтгалиев та әлеге тәкъдимне кабул итә. Авыл бәләкәй булса да, эше күп. Терлекчелек фермасында савым сыерлары, башмаклар, бозаулар арала. Ферма бар икән, аны ел әйләнәсенә хезмәтләндерергә кирәк. авылдагы бар эшләр дә малчсылык фермасын күздә тотып башкарыла. Кышын ул бердәнбер эш урыны булса, җәен мал азыклары әзерләнә, өстәмә тукландыру оештырыла. Хуҗалык идарәсе фермада хезмәт шартлары тудырырга тырыша. Сөтне сыйфатлы итеп тапшыруны күздә тотып суыткыч куелган. Авылныкылар да инициативалы. Үзләре җәйге лагерьда эшләү мөмкинлекләрен арттырганнар. Савучыларда элек икешәр аппарат булса, хәзер өчәр белән савалар. Фермаларга керү юллары ныгытылган, язлы-көзле машиналарның батып яту куркынычы юк.

Барлык көндәлек мәшәкатьләрне һәм иң зур тармак булган терлекчелеккә кагылышлы сорауларны хәл итү бригадир җаваплылыгында. Яшьтән авыл тормышын белеп үскән һәм сәнәгать тармагында да эшләп, ныклы дисциплина, хезмәтне заманча оештыру нечкәлекләрен белгән Фәнәвис Хәмәтгалиевны бүген үз урынындагы алыштыргысыз кеше дияргә мөмкин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей