Горурланып әйтик бергәләшеп "Без-авылдан!"-дигән сүзләрне (Бураевский район)

Туган җир, ата-ана нигезе һәркемнең йөрәгендә буладыр. Язмыш кушуы буенча читтә яшәгәннәр өчен ул аеруча изге, кадерле, чөнки еллар үткән саен туган авыл ныграк сагындыра, алай гына да түгел,  төшләргә кереп йөрәкне сызлата. Сагынуларны басар, күңелләрне тынычландырыр өчен очрашулар, күрешүләр, бәхетле мизгелләр, балачак хатирәләрен яңартулар бүләк итә торган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәре кирәктер. Колай авылында нәкъ шундый бәйрәм узды.

Тырыш халкы, сугыш кырларында дошманга каршы барган каһарман ир-егетләре, тыл батырлары, хезмәт ветераннары, герой аналары, данлыклы укытучылары, исемнәре ил, республика күләмендә билгеле булган шәхесләре, әти-әнисен кадерләп яшәгән балалары,  биата-бианаларын хөрмәт иткән игелекле киленнәре белән данлыклы ул Колай авылы. Шуңа да бәйрәм үтәсе көнне авыл ягына таба машиналар ашыкты, алдан әйтелеп куелган җыелу урыны булган “Әл-Нәби” мәчете янына берәм-берәм дә, гаиләләр белән дә халык агылды.

Иман нуры өләшеп

Шушы авылда туып-үсеп канат ныгыткан бертуган Нәбиевлар тырышлыгы белән 10 ел элек мәчет  салынган иде. Колайны ямьләп, нур чәчеп, иман таратып торган бу ислам йортының шушы кечкенә юбилеен билгеләргә дип районның дин әһелләре, ресубликаның төрле почмакларында яшәп, имам вазыйфаларында булган  авылдашлар, күрше авыллардан муллалар килгән. Колай мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкарган Илшат хәзрәт Нурмөхәмәтов догалар укып очрашуны башлап җибәрде. Аның котлауларына, вәгазь-нәсыйхәтләренә башка дин әһелләре дә кушылып, халыкны янә дә бердәмрәк булып мәчеткә йөрергә, күңелләрдә иманлы булырга, әхлакый яктан бөтенлеккә чакырды. Авылдашларын котларга кайткан Асаф Нәбиев та мәчетне буш тотмаганнары, бинасы караулы булганы, тирә-ягы чәчәкләргә күмелеп утыруы өчен рәхмәтләрен белдерде.

Ата-баба фатыйхасын алып

Бөек Ватан сугышына Колай 143 баласын озаткан. Рәсми рәвештә Герой исемен алмасалар да, үлем белән күзгә күз очрашкан, туган җире, гаиләсе, әтисе-әнисе, хатыны, балаларының тынычлыгы өчен канын койган бу солдатларның  һәркайсысы герой, батыр. Туган илен саклап яуга күтәрелгән бу гади авыл кешеләре турындагы истәлекләр үлемсез. Бәйрәмнең югары кунаклары – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев, иң беренче чиратта шушы авылның кадерле баласы, район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, “Алексеевский” совхозы директоры Рәмзил Низаметдинов, район хакимияте башлыгы урынбасарлары Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды. Бер минутлык тынлык игълан ителде.

Җыр-биюдә сагыну-сагышлар

Мәчет, обелиск янындагы чаралардан соң халык клубка ашыкты. Клуб эчендә алма төшәр дә урын юк иде. Чараны алып баручылар Фина Сәетгалиева һәм Рәзилә Шакирова, бәйрәмгә килгән, кайткан авылдашларны сәламләп, сәхнә түренә Борис Шәрәфгали улын чакырды.

-Исәнмесез, авылдашларым, апалар һәм абыйлар, сеңелләр һәм энеләр, малайлар һәм кызлар!, - дип башлады ул сүзен. – Бүген барыбызның да туган оясы булган Колайга җыелдык. Рәхмәт, авылыбыз яши. Киләчәге дә булсын аның. Илебезгә данлыклы уллар, кызлар биргән авыл бит ул безнең Колай. Менә бүген бирегә күпләр кайткан. Дөрес, сагындыра ул. Урамнарыннан узган чакта кайбер йортларда ут янмавы, әле кайчан гына бишәр, алтышар, унар бала йөгереп йөрегән, аларның шат авазларына күмелеп утырган өйләр бүген буш. Нишләтәсең, тормыш шундый, аның агымына кире “йөзеп” булмый. Әйдәгез, бергәләшеп туган авылыбызны яшәртергә, яшәтергә, матурларга, ныгытырга тырышып яшик.

Борис Шәрәфгали улының шушы сүзләреннән соң залда олы яшьтәге бер апаның “Амин, балакаем” дип әйткән тавышында шушы югары вазыйфа биләсә дә барыбер дә туган авылы өчен кадерле бер бала булуы икәнлеге яңгырады. Апаның сүзләренә залдан тагын берәүнең “рәхмәт, таза бул берүк” дип әниләрчә фатыйхасын бирүе моны янә бер тапкыр исбатлады.

Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев Колай авылы тарихы белән таныштырды. Ул тарих китабында авыл 1669 елдан хәтерләнүен, Әбделкәрим, Әбделкадир Мәкъсүтовларны бирегә күчеп килүен, быелгы елда алар истәлегенә авыл клубы янында мәрмәр таш куелуын әйтте, күренекле колайлыларны исемләде. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрига Гыйльвановка һәм авылның иң яшь кешесе, әлеге вакытта яше дә тулмаган Айнур Хәбибуллинга истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Әлегә рәсми документлар белән расланмаса да, Колайда мәктәп ачылуга 100 ел дигән фаразлар бар. Шушы уңайдан Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы Гөлчирә Батырова авылдашларны ачык дәрескә чакырды. “Исемебез гасырларга калырлык кеше булып яшик, авылдашлар!” , - дип тәмамлады ул сүзен. Шулай ук 25 елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән, яңа мәктәп бинасын төзеткән, әлеге вакытта староста вазыйфасында авылдашлары мәнфәгатенә көчен салган Наил Ганиев та истәлекләре белән уртаклашты,  сәхнәдән рәхмәтләрен җиткерде.

Үзенең шигырьләре белән авылдашларын һәр бәйрәм саен “сыйлаган” Әлфидә Галләмова да бәйрәм сәхнәсеннән шигъри юллар аша кайда яшәсәләр дә  колайлы булып калырга  чакырды.

Клуб авыл халкының, Каенлык мәктәбенең,  район мәдәният йортының җырчылары, биючеләре чыгышларыннан яңгырап торды. Залда урын җитмәгәннәр фойеда очрашу шатлыгы белән уртаклашты, кайда карасаң да кочаклашып күрешүләр, елмаю катыш елаулар, истәлекләр уртаклашулар күренә иде.

Әй, мәктәбем, белем учагы

Концерт номерлары белән үрелеп барган тамашадан соң халык мәктәпкә җыелды. Капка төбендә үк “Саумысыз, сабакташлар!” дип язылган истәлекле значоклар, төрле елларда мәктәптә укытып киткән укытучыларның фотолары белән ясалган календарьлар таратылды. Теләгән кеше мәктәп музеенда хәтер яңартты. Авылның уңган әби-апалары, кыз-киленнәре куллары белән пешерелгән тәмле ризыклардан зур табын әзерләнгән иде. Биредә тәмле чәйләреннән, пылауларыннан авыз иткәч, авылдашлар янә клубка җыелды. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме кичкә кадәр клубта дәвам итте.

Авыл изге ул, кадерле ул

Бәйрәм тәмам, тормыш дәвам итә. Әле колайлыларның “Урындагы башлангычларны яклау”, “Безнең авыл” программаларына ярашлы, ике зиратларын да заманча коймалар белән уратып аласылары, фельдшер-акушерлык пунктына һәм клубка ремонт эшләрен тәмамласылары бар. Эшләр булсын ул, чөнки шушы авылда кендек каны тамган, тәпи эзләре, әтиле һәм әниле чаклары торып калган кешеләр өчен авыл – изге, кадерле. Аны сакларга бурычлы икәнне бары тик онытмаска гына кирәк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей