Гөрләде мәйдан ул көнне (Бураевский район)

Узган шимбәдә район үзәгендә Республика көне уңаеннан традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Ярминкәне рәсми төстә район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов ачты.

Борис Шәрәфгали улы үзенең чыгышында борайлыларны һәм район халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады, Башкортстан Республикасының дәүләт суверенлыгы хакында Декларация кабул итүгә 28 ел тулу көнен  Борай районы халкы хезмәт уңышлары белән каршы алуын ассызыклады. Басуларда иген югалтуларсыз җыеп алынды, киләсе ел уңышына нигез салынды, маллар кышлатуга кайтарылды. Социаль өлкәдә дә  уңышларыбыз байтак. Җәй буена юллар ремонтланды, асфальт түшәлде, авылларга керү юллары төзекләндерелде. Шәхси йортлар салынуы, 95 урынга яңа балалар бакчасы төзелеше башлануы, биологик-чистарту корылмасы булдырылуы, әлбәттә, горурланырга хокук бирә.

Ярминкәдә районның бөтен авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермерлар, шәхси предприятиеләр, эшкуарлар барлык төр авыл хуҗалыгы продуктларын да саттылар.  Мәйданда рулоны белән печән, черемә, тирес, такта, фураж, бозау-сарыклар, капчык-капчык ашлык тутырылган техника яныннан кеше өзелмәде. Хаклары да сатучысын да, сатып алучысын да канәгатьләндерерлек иде. Өйләргә илтеп бирү мөмкинлеге булу да уңайлы, әлбәттә. Шулай ук сыер, сарык, дуңгыз, кош ите, сөт һәм сөт продуктлары, балның төрлесеннән, кәбестә, кишер, чөгендер сатучылар да үз клиентларын тапты. Төрле агач, куак, чәчәкләр үсентеләре сатучылар да байтак иде.

–Булган продукт, товарларыгызны башка көндә дә шулай тәкъдим итегез, - диде район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, һәр хуҗалык, эшкуар, фермер алып килгән товарларны карап чыкканнан соң, мондый юл белән акча эшләп калуны хуплап. Аннан ул һәр көнне, һәр сәгатьне алдагы язда эшләр җиңелрәк булсынга юнәлтергә, һава шартлары уңай торганда туңга сөрүне башкарырга, техниканы сакка куярга, маллар кышлатуга ныклап керергә кушты.

Район мәдәният йорты, авыл клублары  хезмәткәрләре, хәвәскәрләр тарафыннан әзерләнгән концерт, берничә урында оештырылган спорт ярышлары халыкны күпләп җәлеп итте. Көннең суык булуы да һич комачауламады.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей