Гомер буе колхозда тир түккән ул (Бураевский район)

Мөслимә әби Тугай авылында ишле гаиләдә үсә.7 класс  тәмамлый, әмма башкача уку тәтеми аңа, колхозда әшли башлый. Сарык карап, амбарларда эшләп, чана белән Кушманактан утын ташып,  яшелчә бакчасында күп көч салып, чөгендер эшкәртеп, комбайн артында капчыкка ашлык тутырып барулар... санап бетергесез. Ул заманда утын да булмаган бит әле.

– Саламны сугып, кирпеч итеп ягабыз. Тәрәзәләр кап-кара, өй бик җылынмый иде,– ди Мөслимә әби исенә төшереп. – Аяклар өши иде агач ташып, суык, юеш вакытларда. Көне-төне эшләргә кирәк. Сугыш вакытында урман да  кистек. Тәмам арып, качып кайта идек тә, чормага менеп ята идек. Күреп алып, яңадан җибәрә торганнар иде.

Бу вакыйгаларны күз яшьләрсез искә алып та булмый.

Яшь кыз Алтыбай авылына Катифә исемле әбигә кунакка килә. Шунда аны Тимерхан исемле егет охшата. Танышып китәләр. Һәрчак кул көче таләп иткән эшләр... Ул колхозда көтүче булып эшли икән. Озак та үтми, кышкы салкын көннәрнең берсендә туй ясыйлар. Атларны чанага җигеп, кышның салкын җилләрендә, авыл буйлап, пар атларда авылны урап чыгалар. Мөслимә әби иптәше Тимерхан  белән матур тормыш корып, тату, бәхетле гомер кичереп, 8 бала– Вера, Инфир, Илгиз, Инзилә, Илмира, Ирина, Илида, Гөлүсне  тәрбияләп үстерәләр.  Бүген  әбинең 6 баласы исән-сау. Инде гүр иясе булган тормыш иптәшен җылы  сүзләр белән искә алып:

– Тимерхан бик яхшы кеше иде, балаларны яратты. Әрләшеп, кеше белән сүзгә килүгә һәрвакыт каршы булды. Тормышта бер-беребезгә гел ярдәмләшеп яшәдек, тату булдык. Бик күп атлар тотты. Балаларны  үстергәндә карашырга  кайнана булышты. Оекбашлар, бияләйләр бәйли барсына да. Бергә бик тату, дус яшәдек. Әтием, Имам бабайлары, оныклары ялан аяк йөрмәсеннәр, өшемәсеннәр дип, киездек баса иде. Хәзер балаларының үзаллы тормышлары. Оныклар үстерешәләр.

–       Әнкәй ашарга пешерергә, кул эшләренә дә оста иде. Тукыма кисәкләреннән күлмәкләр, итәкләр тегеп бирә иде. Балаларны да карашты, оныклар да аның тәрбиясен алып үсте. Хәзер хәлебездән килгән кадәр хөрмәтләргә, кадерләргә тырышабыз, – ди кызы Илида апа сүзгә кушылып.

Әйе, кызлары, малайлары  өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Аны олы тәрбиясендә яшәткән Илиданың игелекләре үзенә меңе белән кайтсын.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей