ГОМЕР БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ, АНЫ ЛАЕКЛЫ ЯШИ БЕЛЕРГӘ КИРӘК

Быел бриллиант туйларын билгеләүче  Сәлаховлар гаиләсе моны үз үрнәгендә исбатлый

– Иң зур бәхет – балаларын игелегендә, тормыш юлдашың янәшәсендә гомер кичерү икән, – дип уртаклаша безнең белән 86 яшьлек Вәҗидә Гыйльмулла кызы. Эткенә авылында яшәүче Вәҗидә Гыйльмулла  кызы һәм Фәннәс Мөфтах улы Сәлаховлар агымдагы елның өченче маенда, бар гаилә белән җыелып, бриллиант туйларын гөрләтеп үткәрер иде, ләкин пандемия сәбәпле бәйрәм итүне кичектерергә туры килә. "Иң мөһиме – барысы исән-сау булсын ", – ди өлкән Сәлаховлар.

Ә аларның гаиләсе зур: балаларын һәм оныкларын гаиләләре белән җыйсың да, иллегә якын кеше килеп чыга. Вәҗидә һәм Фәннәс Сәлаховлар биш бала тәрбияләп үстергән. "Аллага шөкер, ундүрт оныгыбыз үскәнен күрү бәхетенә ирештек, инде унике туруныбыз да бар, – дип сөйли юбилярлар. – Өч улыбыз да – Ләбиб, Марат, Радмил –туган авылда тамыр җибәрде, бик шатбыз, алар бар гаиләсе белән  бөтен нәрсәдә ярдәм итәләр (кызганычка каршы, өлкән улыбыз үткән ел гүр иясе булды). Өлкән кызыбыз Гөлшат еракта яши, ләкин һәрвакыт элемтәдә. Төпчегебез Гөлназ гаиләсе белән күптән түгел Яңавылга күченде, әмма барыбер көн саен күрешеп торабыз – Эткенә ФАПында фельдшер булып эшли".

Вәҗидә апа һәм Фәннәс абый тормыш сукмагыннан гел янәшәбару бәхете бүләк иткән өчен язмышларына рәхмәтле: икесе дә Эткенәдә туып-үскән, яшьтәшләр, аларның балачак дуслыгы зур мәхәббәткә әверелгән, күзләрендә бүгенге көнгә кадәр сөю очкыннары сирпелә.

Сәлаховларны тирә-як авылларда дабеләләр һәм хөрмәт итәләр. Икесе дә гомер буена колхозда эшләгән, авыл һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан. Гаилә ансамбле белән Уфа сәхнәсендә чыгыш ясаган чаклары да булган. Фәннәс Мөфтах улының кулыннан гармун төшмәгән, ә Вәҗидә Гыйльмулла кызы йомшак моңлы тавышы белән күпләрне таң калдырган. Сәләтләре балалары һәм оныкларына да күчкән: һәрберсе музыкаль коралларда уйный, матур җырлый һәм бии.

"Язмыш сынауларын кулга-кул тотынышып, сабырүтәргә, бер-береңә терәк-таяныч булырга, юл куя белергә кирәк –яшәү мәгънәсе, озын гаилә бәхетенең сере шунда", – дип раслый юбилярлар. 

Лидия Гарипова, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей