ГОМЕР БЕР ГЕНӘ, СӨЮ МӘҢГЕЛЕК

55 ел дәвамында бер-берсен аңлап, яратып, ихтирам итеп яшәгән гаилә парлары  бөтен  кешеләрдә  соклану хисе уята. Пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, киң күңелле, ачык йөзле, тормышка өмет белән караган, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр Үрнәк авылында бихисап.

Андый гаиләләр  белән аралашудан күңелләр күтәрелә, моңа кадәр кул күтәрелмәгән эшкә дә дәрт уяна.  Киңәшләрен тыңлаганнан соң язмыш юлында очраган авырлыкларга да башкача карый башлыйсың, аларга күз салган саен  олы ихтирам хисләре барлыкка килә.  Дөньяның төрле ягын күреп, тормышның ачысын-төчесен татып, утлар-сулар кичеп, һәр көннең, һәр мизгелнең, туганнар-якыннарның кадерен белеп яшәгән өлкән кешеләр авылларыбызның матур киләчәгенә якты өметләр уята .

         Үрнәк  авылында гомер итүче Ләбиб  Усман  улы һәм Флүдә Рәхимҗан кызы Бакировлар да менә инде 55 ел тату гомер кичерәләр. Агымдагы елның чуак яз аенда алар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ләбиб абый белән Флүдә апа икесе дә Үрнәк авылында туып үскәннәр. 1939 елның 30 августында, Усман абзый белән Газизә апа гаиләсендә 11 нче бала булып дөньяга килә Ләбиб абый. Ишле гаиләдә кечкенәдән авырлыкларны, юклыкны тоеп, тырыш һәм эшчән булып,  авыр эшкә җигелеп үсә егет. Күрәсең, әнә шул авырлыклар аны тагын да чыныктырган, эшнең тәмен, тормышның кадерен белергә өйрәткән. Флүдә апа да ап-ак  буранлы, бар донья аклык-сафлыкка күмелгән  1939 нчы елның 12 гыйнварында , Рәхимҗан абзый  белән Маһинур апа гаиләсендә якты доньяга аваз сала. Мәктәптән соң колхозда сыер савучы булып эшли башлаган кыз, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт юлын “Авангард ” колхозы белән бәйли.  1965 нче елның 25 апрелендә Ләбиб абый белән күркәм гаилә корып җибәрәләр. Заманына күрә матур итеп никах укытып, туй ясыйлар, зур йорт салып керәләр.   Ләбиб абыйга хезмәт юлында склад мөдире дә, тракторга идарә итеп  иген чәчәргә дә, бригадир да, умартачы да булырга туры килә. Күп балалы гаиләләрдә туып үскәнгәме, алар бернинди эштән дә куркып тормыйлар.

Флүдә апа белән Ләбиб абыйларның парлы гомер юлында гаилә тормышын яңа башлаганнарга үрнәк итеп алырлык мизгелләре бармы ? 55 ел бергә тату яшәүнең сере нидә икән? Шушы сорауларга җавап табарга дип, тормыш сынауларын лаеклы узган, кырыс җилләргә йөзләрен каршы куеп, адашмыйча озын юл үткән көчле рухлы хезмәт  ветераннары   Флүдә  апа белән Ләбиб  абый  Бакировларга юл тоттым.

         Капкадан килеп керүгә , мине ишек төбеннән үк елмаеп каршы алды алар. Биредә уңган кешеләр яшәгәне әллә каян күренә: бар җирдә тәртип. Йорт хуҗасы Ләбиб абыйга быел 81 яшь тулган, әмма аңа бу яшьне бирмисең дә. Төскә-биткә матур, һәрвакыт кояштай елмаеп торучы Флүдә  апа да кызлар кебек. Баксаң, аңа да инде 81 яшь икән. Өйләре ял итеп тора ,йорт эче шундый нурлы. Һәр нәрсә үз урынында, сакчыллык, әйбергә кадер-хөрмәт өйгә керү белән күзгә  чагыла. Өйнең һәр почмагында матур чәчәкләр атып утыручы гөлләргә карыйсың да, иркен итеп тын аласың . Бу йортның һавасы да урман-тугай һаваларына тиң, үзеңне ниндидер бер серле дөньяга эләккәндәй тоясың .
          Әйе шул, алар бит – ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган буын, сугыш  чоры балалары. Шунысы сокландыра, алар бу авыр тормыш турында бер кәлимә сүз дә кузгатмыйлар, бары уен-көлке, үткәндәге матур хатирәләрне искә алып утыралар.

–  Хәзерге тормышка сөенеп яшәрлек, куана-куана эшләрлек. Бу муллыклар, уңайлыклар оҗмах нигъмәтләре шикелле күренә. Сабырлык, тормышны ярату кирәк, кызым. Менә шул инде ул   бәхетнең нигезе. Әллә безнең тормышыбызда сикәлтәләр, упкыннар булмаган,  дисеңме?... Әлбәттә, берәүгә дә бәрхәттән тормыш юлы салып куймаганнар, бәхет – ул матурлыкны күрә, тоя белүдә. Без икебез дә тормышның һәр мизгеленнән гомер буе матурлык тоеп яшәгән кешеләр. Балачактан тормышның ачысын татып үскәнгәдер инде,  Аллага шөкер итеп яшибез. Аяклар йөргәндә, куллар эшләгәндә, сәламәтлек булганда тырышабыз әле, –  дип сүз башлады Флүдә апа.

         Әйтеп үтүемчә, Флүдә апаның иң яраткан шөгыле – чәчәкләр үстерү. Тәрәзә төбендә нинди генә гөлләр юк, алар бар да шау чәчәктә. Җәй көне исә бакча чәчәкләргә күмелә.  Бу гаиләдә матур гомер итү өчен барысы да бар. Иң мөһиме – ярты гасыр сынаулар кичкән мәхәббәт, үзара хөрмәт, бер-береңә ышаныч һәм татулык. Бу гаиләдә күңел байлыгы, рухи байлыкның бар нәрсәдән өстен куелганы һәр эш-гамәлдә һәм сүзләрдә чагыла. «Беребез өчен беребез кирәк – шулай дип әйтер кешең булу иң олы бәхет. Тыныч-салмак һәм кайчакларда ярсу да булган гомер агышын  сизмәгәнбез дә.  Югына сабыр итеп, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып, кояш чыкканны күрүләрен дә бәхеткә санап яшибез без.  Яшь буын да шул рәвешле яшәсә иде. Илләр тыныч-имин, гаиләләр бәхетле булсын!» – диләр бәхетле парлар.                                                  

Биш балага гомер бүләк иткән  Бакировлар. Ярты гасырдан артык бер сулыш белән яшәгән Флүдә апа белән Ләбиб абый үзләре үргән ояда өч кыз һәм ике улларын да тырыш, булдыклы, туган җирләрен яратырга өйрәтеп үстерделәр. Аларның барысы да авыл җирен үз иттеләр. Һәрберсе күркәм гаиләләр  корып, балалар үстереп, тырышып дөнья көтәләр. Биш бала тәрбияләп үстерү, аларны олы тормыш юлына бастыру – ата-ана өчен зур бәхет түгелмени?! Ә бүгенге көндә 9 оныклары, биш туруны “нәнәй-картәти” дип өзелеп торалар. Җылы ояга һәр ял саен балалар, оныклар һәм оныкчыклар җыела – бергәләшеп бәхет нурында коенырга. Әйткәндәй, аларның йортыннан шатлыклы бала-чага тавышлары, дус-туганнар беркайчан өзелми. Чит кешеләрне дә якты йөз белән каршы алып, тәмле чәйләре белән сыйлап чыгаралар. Балаларыбызга, оныкларыбызга рәхмәт, безнең өчен өзелеп торалар. Үзләренең эшләре күп булса да, һәрвакыт килеп ярдәм итәләр. Ләбиб абыегыз да эшкә нык, йортка уңайлыклар да үткәрдек, – ди Флүдә апа, тормышына сөенеп.

– Олы яшьтә булуларына карамастан, алдагы тормышны уйлап, киләчәккә карап, безне –  балаларын, оныкларын һаман булса кайгыртып яшиләр, – ди кызлары Фәйрүзә, әти- әнисенә чиксез рәхмәтләрен җиткереп. 55 ел бергә яшәүнең сере нидә, дип сораганда: «Бердәмлектә, бер-береңне аңлауда, хөрмәт итүдә, бер-береңә юл куеп яшәүдә һәм, иң мөһиме –  сабырлыкта”,  –  диләр Бакировлар. Флүдә апа белән Ләбиб абыйның бер-берсенә мөнәсәбәтен мин дә күреп сокландым. Чәй эчәргә бал алырга чыкканда, өстенә җиңелчә күлмәк кигән Флүдә апага Ләбиб абый шунда ук: «Кадерлем, туңарсың, өстеңә киеп чык әле», – диеп наз тулы карашын төбәде. Менә бит нидә икән матур итеп, тату яшәүнең сере!
 Гаилә учагы җылысын хезмәт белән ныгытып саклаган Бакировлар бүген дә иңгә-иң куеп, хәләл көчләре белән җыйган малларының бөртеген дә әрәм итмичә, эштән зарланмыйча үз хуҗалыкларында тырышып эшләп, яшәп яталар.   Йорт-курадагы барлык эшләрне дә парлашып, бергәләп башкаралар. Бал дигәндәй,47 баш умарталары бар Бакировларның. Гомере буе эшләп яшәгән кеше, әлбәттә, эшсез утыра да алмыйдыр ул.
         – Тормышта үз юлларын тапкан игелекле балаларыбызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәгәнгә генә тотабыз ул умарталарны. Икебез генә өлгерә алмас идек. Барлык эшләрне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруда төп ярдәмчеләребез – әл дә балаларыбыз бар, – ди уңган хуҗабикә.

         Бал корты –  ул эшчән, чиста-пөхтә, намуслы, тынычлык-татулык яратучы сөйкемле бөҗәк. Ул шундый сыйфатларга ия булган хуҗаларны гына ярата– Флүдә апа белән Ләбиб абый кебекләрне. Тормыш юлларында авырлыкларны да, җиңеллекләрне дә күрергә, шатлык-сөенечләрдән башлары әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлекләрен дә, кайгы күлләренең тирәнлеген дә татырга туры килә аларга.  55 ел бергә яшәү дәверендә бер-берсен гомерлеккә сайлаган парлар , агач тамырларыдай берегеп, уралып, ныгып, пар имәнгә әвереләдер. Шулай булмаганда ул гомер эчендәге тормыш сынауларына, җил-давылларына ничекләр түзмәк кирәк. Аларның да ,балалары өчен куанып яшәгән көннәрнең берсендә тулы бәхетләренең чите кителә шул: кара кайгы ишек шакый аларга – төпчек уллары Салаватны югалталар алар. Сабырлыкларын җыеп, яшәр өчен көч алып, кайгы утын эчкә йотып, еламас өчен тешне кысып яшәргә өйрәнәләр Бакировлар. Тик шулай да авырлыкларга бирешми, һәр туган көнгә сөенеп, тормышларынан канәгать булып гомер йомгагын сүтәләр Флүдә апа белән Ләбиб абый. Аларга карадым да, күз алдымнан үз гаилә тормышымны үткәреп, тормыш иптәшем белән үзебез яшәгән 25 ел гомерне икегә тапкырлап күз алдыма китердем. «Их, менә шулай, пар канатлар булып, газиз ярың белән гомер ахырынача кулга-кул тотынып атласаң иде!» – дип күңелемнән сокландым да , бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, иң мөһиме – сау-сәламәт булып, озын гомер йомгакларын сүтәргә язсын дип, өлкәннәребезгә тагы да матур гомереллары  теләп, иманлы йортның ишеген ябып, кайтыр юлыма кузгалдым. Ә Флүдә апа белән Ләбиб абый, 55 ел бергә каршы алган ап-ак карлы кышларга сөенеп, мине озатып калдылар. Киләчәктә дә гомер юлларыгызда дистәләгән язлар,  җәйләр, кузләр һәм   кышларны парлашып каршы алырга Ходай насыйп итсен!

Раушания Гәрәева, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей