Геройлылар ал-ял белми эшли

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы игенчеләре дә язгы басу эшләрен зур оешканлык белән башлап җибәрде. Биредә күпъеллык үлән чәчүлекләре тырматылган һәм аларга минераль ашламалар кертелгән, өстәмә тукландыу чарасын шулай ук уҗым культуралары чәчүлекләрендә дә үткәргәннәр, шактый мәйданда дым каплатырга өлгергәннәр иде. Бригадир Инсаф Шәрипов бу җаваплы вазыйфаны 10 ел тел-теш тидермичә башкара инде. Аны без әлеге кызу чорда басу уңганнары арасында очраттык. Иң тәүдә ул безгә үзенә беркетелгән “FENT” тракторында дым каплату белән мәшгуль Илшат Даутовның эшен күрсәтте. Бригадирдан күрсәтмәләр алып торган мәлендә Илшат Зиннур улын фоторәсемгә Рәфис Бәдретдинов төшереп алган булган. Уңган механизаторның эшен бүлеп тормадык, артабан Иске Балак юнәлешенә юл тоттык. Юл уңае Инсаф Вазих улыннан эшләр барышы турында сораштырам. –Бездә һәр бригадада кызу эш кайный. Һәр игенче, һәр белгеч үзеннән торганны яхшы аңлап эш итәргә омтыла. Күреп торасыз, һәр минуты кадерле чакта берсе дә туктап тормый, – диде ул тыйнак кына. –Кайсы механизатор күбрәк эшли? – дигән соравыма да ул: –Һәрберсе булдыклы, барысы да тырышып эшли, – диде. Соңрак мәгълүматлар белән хуҗалык бухгалтериясендә таныштырдылар. Күпъеллык үләннәрне тырмату да Рифат Хәмидуллин (“МТЗ 80”, барлыгы 283 гектар), Тимерҗан Мәхмүтшин (“МТЗ – 82”, 265 гек тар), Илгиз Бакиров (МТЗ 80”, 160 гектар) фидакарьлек күрсәт кән. “Рубин” агрегатында 1029 гектарда күпъеллык үләннәрне Азат Хәмидуллин минераль ашламалар белән тукландырып чыккан. Уҗым культураларына да минеральсый мул эләккән. Бу эштә Рәлиф Ханов (“МТЗ 1221”, 345 гектар) белән Илгиз Бакиров (ДТ 75”, 322 гектар) идарә иткән чәчкеч комплексларны мактап телгә алдылар. Дым каплатуда безгә таныш Илшат Даутовтан (618 гектарда) тыш аның бертуганы, шулай ук “FENT” тракторын иярләгән Илназ Даутов (504 гектар) һәм “КЛАСС” тракторында 570 гектар мәйданны тырматып чыккан Ленар Хәбибуллинны бу эшне әйдәп баручылар буларак исемләнде. Инсаф Вазих улы белән басуда ашлама кертү белән мәшгуль егетләр янында тукталдык. Сез күргән рәсемдә бригадирдан тыш “ДТ 75” тракторын көйле эшләтүче уңган механизатор Фәнзил Хөрмәтуллин, чәчкечләрне хезмәтләндерүче егетләр Айдар Хаков белән Владимир Уфимцев һәм ашлама ташып торучы Ринат Шәйхетдинов. Бригадир һәммәсендә тырыш, булдыклы кешеләр буларак характерлады: “Алар белән һич икеләнми разведкага барырлык”. Әйе, билгеле кино герое сүзен куллануы да очраклы түгел: бүген басу кырлар – иген уңышы хәл ителә торган мөһим фронтта. Геройлыларның бердәмлеге, тырышлыгы турында тагын бик озак сөйләргә мөмкин. Язгы басу эшләре белән беррәттән малчылык тармагында да соклангыч өлгеләр күрсәтүен дәвам итә алар. Без булган көнне Тайняшта һәм Иске Балакта өр яңа мал торлаклары төзелешләредә гөрли иде. Хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповта шунда – төзүчеләр арасында, диделәр. Зур оркестрга оста идарә итүче виртуоз дирижер кебек, хуҗалык рәисләренең һәркайсы бездә мактаулы. Алай гына да түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, белгечләр һәм гади эшчеләр арасында булдырылган үзара ихтирам, яхшы өлге күрсәтү, аз сөйләп, күп эшләргә омтылу кебек асыл сыйфатлар районыбызны күп юнәлешләрдә республикада өлге итеп күрсәтерлек алдынгы итеп куядыр да.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей