Әгъдәл Әхмәтсафа улы Низаев

“Язмыш синең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә – асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургыл. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”, –дип яза танылган иҗатчы Фәнис Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән әсәрендә. Бу күренекле язучының әсәрләрендә тасвирланган геройлар һәм, үзенең дә хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән булуына карамастан, иҗат итү һәм яшәүдә күрсәткән шәхси каһарманлыгы күп сандагы китап укучылар өчен үрнәк булып тора. Күренекле татар әдибе Фәнис Яруллинның язмышын һәм иҗатын кабатлаган якташым Әгъдәл Әхмәтсафа улы Низаев турында уйланулар кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Иманым камил: язмышына төшкән сынауларны җиңеп, алга таба җәмгыятебезгә кирәкле кеше булырга чиксез өмет һәм ашкынулы омтылыш аңарда язмыш җилләренә каршы барырга рухи көч һәм илһам биргәннәр: җилкәннәрен җилләрдә чыныктырганнар. Язмамның герое – Әгъдәл абый тумышы белән киң басулары, урман-кырлары, челтерәп аккан чишмә-елгалары, түгәрәк күлләре, тирә-якка ямь биреп торучы калкулыклары, яшел тугайлары, яз күрке булган сандугачлы таллыклары белән данлыклы, чал тарихлы Аблай авылыннан. Авыл баласына туган жир, туган туфрак, туган нигез дигән тирән мәгънәле төшенчәләр изге һәм кадерле. Ул кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең санаулы гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танып-белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгыхәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты эз һәм истәлек калдырырга тиеш. “Әгәр бакыйлыкка күчкәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, – дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Әнә шундый китап язып калдырган да инде Әгъдәл Низаев. Китапның атамасы – “Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү. Туган як чишмәләре”. Басманың “Туган як чишмәләре” бүлеге тезмә әсәрләрдән тора. Автор күзлегеннән караганда, ниндиләр икән соң алар – чишмәләр?! “Чишмәләр! Чишмәләр! Кайларда гына аларга тап булмыйсың да, көмештәй саф һәм тонык суларын эчеп, сусауларны басмыйсың. Арып-талып озайлы сәфәрдән сусап кайтканда, шулар янына туктамыйча ничек узасың инде. Ерактан ук сине үзләренә тарталар бит алар – Бәрдәсле, Каратал чишмәләре!” – дип искә ала Әгъдәл Низаев истәлекләрендә. Ул чишмәләр – аның илһам чишмәләре дә. Алар аның йөрәгеннән ургылып чыккан төсле. “Мин чишмәсе булыр идем” шигырендә үзем чишмә кебек булсам иде дә, файдага аксам иде, дип яза ул. Автор аларның йөрәгенә тулуын, моңга әйләнүен, илһам җимеше булуын һәм кешеләргә чишмә ничек файда китерсә, үзенең дә иҗаты белән укучыларына файдалы булуын тели. Әлеге язмамда авторның туган як чишмәләренә багышланган бер шәлкем шигырьләренә байкау ясарга булдым. Аның тезмә әсәрләре халык җырлары калыбына, халкыбыз җырларындагы сурәтләү чараларына аваздаш булуын беренче чиратта билгеләргә кирәк: алар берчә гади, берчә татар халык җыр-такмаза үрнәкләренә тартым. Билгеле булуынча, татар халык иҗатында матурлык символы – чәчәк, нечкә бил – тал чыбык; җыр һәм моң символы – сандугач яки былбыл, туган ил символы – Агыйдел, сагыну символы – Чулпан йолдыз һ.б. Авторның шигырьләрендә югарыда күрсәтелгән образ-символлар табигый рәвештә әсәр тукымасында тиешле урын алганнар. Шагыйрьнең туып-үскән җире символлары булып боздагы учак, Билән урманы, Чияле тау битләре, Алмалы кул чокыры, Әти басуы, Якты күл, Бүреказыган калкулык, Усакуак ерынтысы, Чаукалы кул урманы, Талкуак болыны, Чатра чишмәсе, көмештәй сулы апалы-сеңелле Бәрдәсле һәм Каратал чишмәләре һ.б. тора. Әгъдәл Низаевның күп кенә шигырьләре туган ягының чишмәләренә, урман-болыннарына, кыр-басуларына, тау-калкулыкларына, ягъни туган авылы микротопонимнарына атап язылган. Аларда ул, гади, традицион эпитетлар кулланып, туган җиренең табигый матурлыгын оста итеп сурәтләүгә ирешкән. Мәсәлән: Көмештәй саф чишмәләрнең Сулары салкын микән? Тәннең түгел, күңелнең дә Сусавын бассын икән. («Мин чишмәсе булыр идем»). Җир куеныннан бәреп чыккан Туган як чишмәләреннән Яшь тай кебек уйный-уйный Агып килә, юллар ясап, Көмеш сулы елгалар. («Яшәп яшьнәсәм иде»). Язлар җитсә, Бәрдәслемнең Ташуын көтә идек. Бозларына салам өеп, Чаткылар төртә идек. («Бозлардагы учаклар»). Сәлам хаты көтәм һаман Каратал буйларыннан. Чыкмый һич тә су коенган Буасы уйларымнан. («Үзем белән яши»). Карап торам: чишмә бик кечкенә, Ләкин суы бетми һич кенә; Көмеш суын алып учларыңа, Рәхәтләнеп эч тә эч кенә. («Чишмә»). Шагыйрь тезмә әсәрләрендә шактый күп санда, төрле төзелешле һәм күчерелмә мәгънә алып метафорага әйләнгән уңышлы эпитетлар да кулланган. Шигъри юлларда ул аларны башка сүзләр белән берлектә билгеле бер поэтик күренешне тасвирлауда иң төгәл, иң кирәкле сүз-сурәт буларак кулланган һәм укучы күңелендә калырлык образ тудыра алган. Шигырьләрендә туган төбәгенең табигать матурлыгын, анда яшәгән халкының уңай сыйфатларын тасвирлау өчен зифа каеннар, җылы сүз, якты йөз, алтын сарай, йомшак җил, шат аваз, якын дус, керсез мәхәббәт, шиңмәс хис, якты нур, илһам чишмәсе, яшьлек моңы, зифа буй, нечкә бил, җилдавыллы фани дөнья, иркә сүз, гүзәл җан, каты җил, зәһәр күзләр, көзге яфрак, яшәү сере, нәфис көн, түшәк болытлар, бөдрә тирәк, кыйгач каш, пар аккош, мамык болыт, таң җиле кебек эпитетларны һәм алар нигезендә туган метафораларны кулланып, теге яки бу күренешнең иң әһәмиятле ягын аерым күрсәтүне максат итеп куйган һәм максатына ирешкән дә. Әдипнең әсәрләрендә җанландыру (сынландыру) алымы ярдәмендә барлыкка килгән метафораларны да табарга мөмкин. Мәсәлән: кырда иген тирән итеп тын ала; яшь каенкай карт каенкай белән киңәшләшә; иң башыма күгәрчендәй кунып утыру; комбайн иген кырында йөзә һәм башкалар. Болар – шартлы образлар. Һәм алар, гүяки, нәкъ кешеләрчә уйлыйлар, кешеләрчә эш-хәрәкәт ясыйлар. Авторның иҗатында чагылыш тапкан сурәтләү чараларыннан янә берсен – чагыштыруларны билгеләргә кирәк. Ул – чагыштыру сүзне күчерелмә мәгънәдә куллануның иң гади төре. Чагыштыруны эченә алган әйтелмә ике кисәктән тора: чагыштырылган әйберне (күренешне) белдергән сүз һәм чагыштыру өчен файдаланылган әйбернең исеме. Мәсәлән, су көмештәй, иген диңгездәй, арышлар диңгездәй дулкынланган, күзләрең зәңгәр күктәй, нечкә билнең таллардай бөгелүе, карашларың серле диңгездәй, чишмәләр көмештәй саф һ.б. Бу сурәтләү чарасы ярдәмендә автор шигырьләрендә сурәтлелек, икенче төрле әйткәндә образлылык тудыруга ирешкән. “Игенче” газетасында эшләү белән беррәттән Әгъдәл Низаев әдәби иҗатын төрле поэтик жанрларда да дәвам иткән. Шуларның берсе – робагыйлар жанры. Дөнья поэзиясе классигы, бөек фарсы шагыйре Гомәр Хәям (Омар Хаям) нәкъ шушы жанрда иҗат итүе белән бөтен дөньяга билгеле булды. Аның мирасын уңышлы дәвам итүчеләр арасында Башкортстаныбызның татар телендә иҗат итүче шагыйрь һәм драматургы Расих Ханнанов- ны күрсәтергә кирәк. Республика- быз укучыларына аның “Робагыйлар” дип аталган китабы (Уфа, 2006, 160 бит) билгеле. Әгъдәл Низаевның да яшәеш, тормышның тирән фәлсәфәсен югары сәнгатьлелектә бирүне күрсәтүче робагый жанрына тотынуы – үтә дә җаваплы иҗади эш, дип саныйм. Мондый жанрга тотыну үзе үк батырлык түгелме?! Барлык күңел халәтеңне, уй-хисләреңне, фикерләреңне дүртъюллыкка сыйдыру һәм укучыга җиткерү – үзе үк кыюлык! Чын мәгънәсендә батырлык һәм кыюлык! Китабында автор мондый дүртъюллыкларны “робагыйлар” дип түгел, ә “киңәшләрем” дип атый. Бу үзе үк Әгъдәл абыйның үтә дә тыйнак шәхес булуын раслап тора булса кирәк. Аның “киңәшләре” (робагыйлары) белән танышып чыкканнан соң, әдипнең дөньяга үзенчәлекле карашы, күренешвакыйгаларга, кешеләр арасындагы үзара һәртөрле мөнәсәбәтләргә карата философик уй-фикерләре ачыкланды. Җирдә яшәүнең максаты, бүгенге тормыш, бүгенге мохит, изгелек, сафлык, бер-береңә ярдәмдәшү турындагы борчылууйланулары шушы дүртъюллыкларга сыйган. Без гомер буе үзебезгә юлдаш булып яшәгән гади генә әйберләргә игътибар да итмибез, аларны хәтта күрмибез дә. Ә бит Әгъдәл Низаевның робагыйларында, аныңча әйтсәк, киңәшләрендә, гади әйбер-күренешләрдән торган олы һәм катлаулы тормыш тасвирлана. Шагыйрь робагыйларындагы беренче өч юл шактый дәрәҗәдә укучыны киеренкелектә тотып тора. Төп фикер бары дүртенче юлда гына ачыла. Аның киңәш-робагыйларын, түбәндәге үзенчәлекләренә карап, берничә төркемгә бүләргә була.

1) яктыртылган проблемаларның бүгенге көндә актуаль булуы:

Мин – мин, диләр.

Мин – кем, диләр.

Күкрәк сугып

Мактаналар кайберәүләр

– Ике-өч сүзле җөмлә төзеп

Әйтәлмәгән зур түрәләр.

Мин бәхетсез, диючеләр

– Бәхетне күрмәүчеләр.

Бәхетлемен, диючеләр

– Тормышны сөючеләр.

Акылсызга акыл бирүчеләр

– Андыйларны бик аз белүчеләр.

Акыл туа һәркем йөрәгендә,

Булсын иде шуны сизүчеләр.

Эш яратмас тик ялкаулар гына,

Күләгәдә ятып йоклаучылар гына.

Эш сихәтен үзләрендә тоймаучылар

– Ләззәт тәме рухларына йокмаучылар.

Белмәгәнбез икән,

бу яшьләргә

Кайсы яктан килеп дәшәргә.

Хәзер сиздек, ләкин соңлаганбыз,

Өйрәтергә ничек яшәргә.

2) үгет-нәсихәт, киңәш һәм кисәтүләрнең чагылышы:

Яратырдай чакларыңда

Сөя белергә кирәк.

Чәчкә саен йөрәк серен

Чәчеп йөрмәскә кирәк.

Күңелеңдә бар булганны

Юмарт чәчеп йөремә.

Ялган сүзләр ялкынында

Сары майдай эремә.

Дуслар, диеп, эч сереңне

Ачып бетермә.

Изге, диеп, күңелеңә

Якын китермә.

Дусларың да, елан булып,

Эчеңә керер.

Су урнына, дару итеп,

Агуын бирер.

Эчсәң эч татлы суларны,

Исләнгәннәрне түгел.

Сөй эчкерсез йөрәкләрне,

Таушалганнарны түгел.

3) тормыш ваклыклары турында:

Юхаларның кочагыннан

Чыгуы авыр, туган.

Тын алалмый интегерсең,

Капкандай ачы суган.

Кайберәүләр күп сөйли дә,

Эшләре шәптән булмый.

Тарткан йөге ярты-йорты,

Бер үлчәмгә дә тулмый.

“Кызлар күзләп йөрмә”,

– диеп, Ну, малай, тукмадылар.

Өстәвенә, кортлар чагып,

Бит-башны утадылар.

Җирдә ауный алмаларның

Өзелеп төшкәннәре.

Тик күңелне тарта һаман

Ботакта үскәннәре.

Шулай итеп, Әгъдәл Низаевның робагыйларында (киңәшләрендә) яшәешнең, көнкүрешнең мәңгелек темалары үзенчәлекле чагылыш тапкан. Аның иҗат җимешләре замандашлары һәм киләсе буын өчен җан азыгы булды, булачак. Журналистика ветераны, язучышагыйрь, “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсенә нигез салучы, Чакмагышның “Игенче” район гәзитенә бар иҗат көчен, дәртен биргән, журналист осталыгы серләрен яшь буын хезмәттәшләренә ачучы остаз, редакция каршысында “Яшь хәбәрче” мәктәбен оештыручы, якташым Әгъдәл Әхмәтсафа улы Низаев – чын мәгънәсендә үз халкын рухи яктан баетучы, аларның шигъри зәвыгын тәрбияләүче бөек шәхес! Әгъдәл Низаевның иҗаты киләчәктә белем бирү оешмаларында һәрьяклы өйрәнүгә лаек.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей