Гармун серләрен белүче
Төрледән төрле уен кораллары бихисап, әмма халык тарихында киң таралган һәм лаеклы урын алган уен коралының берсе – гармун. Батыр ир-егетләр ватанын саклап яуга киткәндә дә үзе белән гармунын алган, аны тартып, кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә.
Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гасырлар дәвамында халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр чакларда күңелен күтәргән, шатландырган һәм юаткан гармун бүген дә тормышта үз ролен югалтмый. Шуңа да күп кенә төбәкләрдә төрле бәйрәм чаралары гармун моңы һәм көйсез үтми. Борай районы да оста һәм талантлы гармунчыларга бик бай.
Аларның берсе – Мулла авылында яшәүче Илүс Хәмәтханов. Ул – гармунчы, гармун төзәтүче, җыр-моң сөюче, көйләр-җырлар иҗат итүче дә. Илүс абыйда гармуннарның ниндие генә юк: зуры да, кечкенәсе дә, таушалганы да, яңасы да.
«Безнең нәселдә иң беренче гармун телләренә ачкыч табучы әтием Мәхмүт була. Нинди генә көйләр чыгарып уйнамаган әтием!» – ди оста гармунчы.
Гармун уйнау, төзәтү – Илүс абыйның бик күп шөгыльләренең берсе генә. Аның кулыннан килмәгән эше юк, чөнки ул агачтан өстәл һәм урындыклар да, сыерчык оялары да ясый, тимердән чүкеп бизәкләр дә, киез итеккә олтан да сала икән. Алай гына да түгел, рәссам да ул. Мулла авылының урта мәктәбендә рәссам-бизәүче булып 10 елга якын хезмәтен сала.
Мәктәп бетү сәбәпле, хаклы ялга чыкканчы ул Борайның май-сыр заводында эшли. Әлеге вакытта да авылның активисты. Төрле чараларда катнашып, чыгыш ясап, халыкның күңелен күтәреп, дәртләндереп, гармунында моңлы көйләр уйный. Күптән түгел генә Илүс абый Башкортстанның халык шагыйре, драматург Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган «Әдәбиятта гармун моңнары» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнашып, чыгыш ясады.
Тормыш иптәше үзе кебек сәнгать яратучы Рәмзия апа белән 22 ел татулыкта яшәп, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше үзе кебек уңган, әлеге вакытта урындагы хуҗалыкта пешекче булып көч сала.
«Бүгенге тормышымнан канәгать, Ходайга шөкер. Балам «әти», оныкларым «дәү әти» дип өзелеп торалар. Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкин дә түгел», – ди Илүс абый.
Чулпан ГОБӘЕВА.