Галимова Әльфия Габдрахман кызы

Галимова Әльфия Габдрахман кызы 1930 елның 12 маенда Әләгәз авылында дөньяга килә. Ул чагында Әләгәз авылы Олы Кызылбай авыл советы карамагында була. Әтисе Байрамгалин Габдрахман, әнисе Валиуллина Миньямал, үзенең хуҗалыгы белән тормыш көткәннәр.Байрамгалиннар Свердловск өлкәсе, Первоуралск янындагы Магнитка поселогына барып урнаша. 1938 – 42 елларда Магнитка поселогында башлангыч класста укый.1941 елда әти- әнисе Яңа Мөслимгә күчеп кайта.1942 – 1945 елларда Яңа Мөслим җидееллык мәктәбендә 7 классны укып тәмамлый.
1946 -1948 елларда Дуван авыл хуҗалыгы техникумында укып, Агроном-полевод дипломын алып чыга. Дипломлы белгеч башта инспектор- агроном булып,1950 елда агроном булып 1951 52 уку елында Яңа Мөслим җидееллык мәктәбендә пионервожатый булып эшли, 1952 елда ВЛКСМ ның Мәчетле райкомында мәктәп бүлеге мөдире булып эшли.
Гаилә хәлләре буенча Азербайдҗанга чыгып китәләр. Анда ул Нефть эшкәртү заводында ягулык сынаулары буенча машинист - технолог булып эшли.
Язмыш аларны Абдулла авылына китерә, анда ул изба – читальня мөдире булып эшли, аннары Ростов авыл советына күчәләр.Вакытлыча Ростов җидееллык мәктәбендә рус теленнән укыта, аннары Теләш авылы сельпосында сатучы булып эшли.
1956 елда Яңа Мөслимгә кире кайталар, мәктәптә биология укытучысы булып эшли. (Пр.№99,22август,1957 ел).
1958 елның 1 октябреннән Байрамгалина Әлфия тәрбияче итеп күчерелә.(Пр.№291,2 октябр,1958 ел)1959 елда ул 26 августта үзе теләп эштән чыга, ә 1959 елның 1 декабрендә Первоуральск шәһәрендә Новотрубный заводта эшли башлый.Механика цехында щлифовщик булып эшли.1962 елның 4 июнендә ул аннан үзе гариза язып эшеннән бушатуны сорый.Аннары алар Свердловск исемендәге совхозда яшиләр.1962 елның 20 августыннан ул анда кладовщик булып эшли.
1963 елның 1 октябрендә ул яңадан Яңа Мөслим сигезеллык мәктәбендә тәрбияче булып эшли башлый.(ПР “291,2 октябрь,1963 ел)
1964 елда ул озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли,1 сентябрьдә аны вакытлыча башлангыч класслар укытучысы итеп күчерәләр.(Пр.№215,16 сентябрь,1964 ел)
1978елның 19 январенда аны шәхси гариза нигезендә эшеннән азат итәләр. Аңа 18 январьда инвалид труда 2 группы бирелә.
1980 елда ип. Галимованы 27 августтан Яңа Мөслим мәктәбенә эшкә алалар. (Пр.№ 3 ,пар. 3,29 август,1980 ел) Аны атнасына 15,5 сәгать белән биология укытырга кушалар.
1985 елда картлык буенча пенсияга чыгу сәбәпле Яңа Мөслим мәктәбе тәрбиячесе Алфия Габдрахман кызын эшеннән 1 августтан бушатырга.(Пр.№ 251,2 сентябрь,1985 ел).
Галимова Алфия апаның тормыш иптәше Галимов Кави Илгами улы, 1930 елда Яңа Мөслимдә туган. Кызлары: Роза(1951), Чачак(1955), Гөлнур(1957), Земфира(1964).(мәглүмәт Вәлиев Радик китабыннан алынды).

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей