Гаилә татулыгы белән көчле

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне бердәм итә. Ә ул, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Кырмыскалы авылыннан Радмир белән Альбина Миһрановлар шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, тату дөнья көтәләр.
Альбина Фәвис кызы Борай районының Борай авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлау белән Мәскәү икътисад һәм хокук институтына укырга кергән. 4нче курста укыганда Башкорт дәүләт аграр университетында укып йөрегән Радмир исемле егет белән таныша. Ике яшь йөрәк бер-берсенә гашыйк булып, 2010 елның 4 июнендә туй үткәрәләр.
Яшьләр яшәргә Сахай авылына кайталар. Радмир Ришат улы – аэропортка, ә Альбина Саклык банкына эшкә урнаша. Бераз вакыттан соң Кырмыскалы авылына күченәләр. Радмир “Алатау” җәмгыятенә водитель булып эш башлый. Шул чорда Миһрановлар Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә, фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгында эшләгән хезмәткәрләргә бирелә торган “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы буенча чиратка басалар.
2017 елда бу хыяллары ниһаять тормышка аша – программа буенча матди ярдәм алуга ирешәләр. Шул акчага Белорет районыннан бура сатып алып, йорт күтәреп куялар. 2021 елның август аенда яшь гаилә үзләренең йортына күченә. Зур, күркәм, якты йортта барлык уңайлыклар да булдырылган.
Радмир Ришат улын “Уңыш” җәмгыятенә инженер, ә арытабан бүлекчә начальнигы итеп тәгаенлиләр. Альбина әлеге вакытта декрет ялында, ә моңа кадәр ул Кырмыскалы муниципаль районы хакимиятенең баш юрисконсульты булып эшләде. Миһрановлар өч бала тәрбиялиләр. Уллары Әмил 5нче сыйныфта, Әмир 1нче сыйныфта укыйлар. Ә кызлары Мәдинә әлегә 1 яшьлек кенә әле. Әмил белән Әмир панкратион көрәше белән шөгыльләнәләр, футбол, шахмат уйнарга яраталар. Икесе дә яхшы укыйлар, төрле чараларда актив катнашалар.
- Алла шөкер, хыялыбыз тормышка ашты, үз ярымны табып, өч балага гомер бирдек. Йорт салып кердек, ике улым, кызыбыз бар. Аларны үстереп, зур тормыш юлына чыгарып, тату һәм имин гомер итәргә язсын, - ди гаилә башлыгы.
Чынлап та, Миһрановларның тырыш һәм тату гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Аларга барлык уй-теләкләрен тормышка ашырып, бер-берсенә терәк булып, иминлектә яшәүләрен теләп калабыз.
Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей