ФОЛЬКЛОРИАДАНЫ КАРШЫЛАП

Безнең Митрәй-Әюп мәдәният йорты хезмәткәрләре ата-бабаларыбыздан калган фольклор күренешләрне тергезү максатында актив эш алып бара. Соңгы еллар “Нәүрүз-бәйрәм”, “Карга боткасы”, “Беренче буразна”, “Кәккүк чәе”, “Орчык өмәсе”, “Каз өмәсе” кебек фольклор күренешләре тергезелде. Балаларны яклау көнендә ел да алар өчен сабантуй үткәрелә.”Орчык өмәсе” фольклор күренеше белән Рәҗәп авылында урнашкан өлкәннәр яшәгән интернатта да чыгыш ясадык.

Быел Башкортстанда үтәчәк фольклориадага әзерлек чикләрендә янә борынгы йолаларны искә төшереп, “Яшь йөрәкләр” фольклор коллективы белән “Пилмән ясау өмәсе”н үткәрдек. Өмә барышында һәркайсыбыз үзенең камыр басу, пилмән эчлеген әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей