Фидакарь хезмәттә үткән гомер

       Аның, балалык еллары колхозлашу чорына туры килә. Башта авылда башлангач мәктәптә белем ала, соңыннан Тумырҗа авылына йөреп, җиде сыйныфны тәмамлый. Аннан колхозда ат җигеп төрле эшләрдә эшли.

     1941 елда Фәйзелгаян Баянов фронтка чакырыла. Башта аны Чиләбе шәhәрендә урнашкан hава десант частенә укырга җибәрәләр. Баянов туптан атарга өйрәнеп, төзәүче булып укып чыккач, артиллерия полкына тәгаенлиләр. Аларның дивизиясе Сталинград фронтында авыр алышларда катнаша. Фашистларны арытабан үткәрмәс өчен, артиллеристлар, өч көн, өч төн туктаусыз атып, Сталинград оборонасында торалар. Шундый сугышларның берсендә Фәйзелгаян яралана hам аны Новосибирск шәhәрендәге госпитальгә озаталар. Шунда ятканда ул «Сугыштагы батырлык өчен» медале белән бүләкләнүен белә. Аягына баскач, үзенең дивизиясен эзләп таба hәм аның составында янә сугышка керә. Белградны азат итүдә катнашканы өчен, «Батырлык ечен» медаленә лаек була. Җиңү бәйрәмен ул Мәскәудә каршылый.

      1946 елның ноябрендә туган авылы Түбән Аташка кайтып төшә. Утлар-сулар кичеп, туган җиргә исән-сау кайту, аннары колхоз эшенә чуму бу бит үзе зур шатлык! Сугыш елларында колхоз йончыган, басулар уңышы бик түбәнәйгән, ир-егетләр кулына сусаган. Башта беренче бригада бригадиры, аннан механизаторлар бригадасының хисапчысы, келәт мөдире була. 16 ел Түбән Аташ товарлыклы-сөтчелек фермасында мөдир вазифасын башкара. Кешеләр белән эшләү дәверендә төрле кыенлыклар, аңлашылмаучылыклар белән бергә шатлыклар, үз хезмәтенең куанычын тою бәхете дә була. Тавыш күтәреп, өстәл сугып түгел, ә үтемле, җылы сүзләр табып, кешеләр күңеленә җанлы күпер сала. Тырыш хезмәте бушка китми, хөкүмәтебез Фәйзелгаян Баяновны «Почет билгесе» ордены белән бүләкли. Бик күп мактау грамоталарына да ия була ул.

       1985 елда колхозчылар аны лаеклы ялга озатты. Фәйзелгаян эшкә, яшәүгә дәртләндереп торучы тормыш иптәшеннән дә бик уңа. Чибәрлеге hәм егәрлелеге белән дан тоткан Фатиhа исемле кызга өйләнә. Алар матур hәм тату гомер үттеләр, биш бала тәрбияләделәр. Балалары hәрберсе, әти-әниләренә охшап, эшсөяр булып үсте, бүгенге көндә эш урыннарында хөрмәтле кешеләр. Фәйзелгаян Баянов үз авылының аксакалы, яшьләрнең киңәшчесе, авылда ветераннар советы рәисе булды. Бу четерекле, үтә абруйлы hәм җаваплы эшне берничә ел бик теләп башкарды. Мондый җаваплылыкны дөнья гаме белән яшәгән, тормыш юлында төрлесен күргән аксакал гына үз җилкәсенә саладыр, мөгаен. Нияте изге, күңеле пакь кеше генә башкаларга ярдәм кулы сузадыр. Колхозчылар, пенсионер ветераннар җыелышында үзенә генә хас үтемле, кире каккысыз дәлилләр, күңел сүзе белән тулы чыгышлар да ясап, сайлау кампаниясе әгъ­засы да булды. Аның эшкә сәләте, күтәренке күңеле, энергияле булуы күпләрне гаҗәпләндерде.

        Мөфтәдин Гыйләҗев, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей