Ферманың өч таганы

«Салават» җәмгыятенең терлекчелек тармагында санаулы гына кешеләр – савучылар, терлекчеләр көч сала. Мулла авылындагы фермада эшләүче Лида Әлетдинова, Зинфира Хафизова, Зита Суфиярованы шулай ферманың өч таганы дип әйтеп була. Аларның өчесенең дә бертуганнардай тату, үзара килешеп эшләүләренә сокланырлык.Көндәлек тормышта авырлыклар булганда да күмәк эшкә зыян китерелми, хезмәт урыннары чиста булыр, берсен икенчесе алыштырыр.

Кышлатуның икенче яртысында Илмир Әлетдинов җитәкләгән Мулла товарлыклы-сөтчелек фермасында көндә бер тонна сөт җитештерелә. Әлегә савым сыерларының яртылаш өлеше бозаулаган, димәк киләчәктә хезмәт күрсәткече дә бермә-бер артачак.Үткән елда алынган продукциянең рентабельлеге ун процент булган иде. 2019 ел азагына терлекчеләр аны 15-20 процентка җиткерүне планлаштыра.    

Рәүф Шаматов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей