Фермага нигез салына (Бураевский район)

Шүнәк авылы янәшәсендә 2010 елда булачак фермага нигез салынган иде. Шул вакыттан башлап бүгенгәчә биредә төзелеш мәшәкатьләренең тукталганы булмады. Монда эш башлаган шәхси эшкуар Кадим Фәрхетдинов районда беренчеләрдән булып романов токымлы нәсел сарыклары үрчетте. Аларның күбесе үчәр, дүртәр, хаттә бишәрне бәрәнли. Ана сарыкларның сөте ишле гаиләне туендырырга җитмәү сәбәпле савым сыерлары да кирәк булып чыкты. Шулай итеп бәрәннәрне өстәмә тукландыру өчен сыерлар да асрала башлады. Җәй көннәрендә аларны көтәр өчен терлекчеләргә атлар да кирәк. Авыл кешесенең турылыклы ярдәмчесе- атларда хәзер унбиш башка җиткән. Киләсе кышлату чорына биредәге берничә төрле мал булган абзарларга гына сыймаячак. Моны алдан күзаллаган хуҗалар бүген яңа абзар салу мәшәкатьләрен оештырып йөри. Төзүчеләр ышандыруынча киләсе көзгә ул әзер булыр. Кадим Фәрхетдинов әйтүенчә  яңа абзар 30 баш савым сыерына һәм унбиш баш атка исәпләнгән.    

Әлеге төзелеш эшләрен мондагы терлекчеләр үзләре башкара. Мал караудан тыш калган буш вакытта алар күмәкләп абзар төзүгә тотына. Мәсьәлән,  эретеп ябыштыру эшләре механизатор Илдус Исхаков иңендә, аңа Аркадий Шипаев белән Эдуард Кәлимуллин ярдәмләшә. Әлеге осталар төзелештә дә сыналган кешеләр. Киләчәктә үзләре үк мал карыйсы абзарның сыйфатлы, малларга, терлекчеләргә уңайлы булырына шик юк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей