ФЕРМА СЕРЕ

“Кушбүләк” крестьян хуҗалыгының уңыш нигезен эшчәннәр, техника һәм технологияләр тәшкил итә

“Кушбүләк” крестьян хуҗалыгы” җәмгыятендә бүген кимендә 700 баш сыер малы асрала, шушы көннәрдә Көнчыгыш Германиядән тагын 170 баш югары нәтиҗәле тана кайтачак. Бу хуҗалык эшчәнлегенә Илчембәт авылындагы фермада сыер малы симертү операторы Минзирә Галләмова 11нче ел инде саллы өлеш кертә. Быел ул районда терлекчелек тармагында алдынгылык яулап, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломына һәм 30 мең сум акчалата премиягә лаек булган.

Без ферма биләмәсенә килеп җиткәндә, анда тып-тын иде: корпуслардан бер тавыш та килми, әйтерсең беркем юк. Әмма бинага килеп кергәч, үгезләрнең мөһим эш белән мәшгуль булуына инандык – алар мавыгып күши иде. Безне күргәч кенә, сузып мөгрәп куйдылар.
— Чит-ятлар килгән, хәбәр бирәләр, – дип аңлатты оператор. – Маллар миңа ияләшкән. Дөресрәге, минем махсус киемнән йөрүемә. Башка киемнән килсәм, мине дә танымыйлар, – ди Галләмова бер малкайны сыйпап, тегесе үз чиратында хуҗабикәсен “сәламләп”, башын чайкап куя.
“Илчембәт” совхозының бер бүлекчәсе товар-сөтчелек фермасына Минзирә Галләмова 38 ел элек савучы булып урнаша. 90нчы елларда хуҗалык таркала башлый, хезмәт хакын азык-төлекләтә биргән заманнар да була. Галләмовларның исә өч баласы үсеп килә, аларны ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк. Шуңа күрә Минзирә Мәркәз кызы ире белән теплицага эшкә күчә. Шуның белән беррәттән бу хатын Илчембәт авыл советында сөт җыючы да була: көн саен аны җыеп, май-сыр комбинатына тапшыра. Галләмованың сүзләренә караганда, ул терлекләрне сагына һәм фермага яңа хуҗалар килүенә нык сөенә. Алар сәнәгатьне яңартуга керешә. Минзирә Мәркәз кызы фермада мал симертү операторы булып эшли башлый. 2012 елда “Кушбүләк” районда беренчеләр исәбендә максатлы “500 ферма” программасына кушыла. Аның кысаларында терлекчелек корпусында тоташ алганда 20 миллион сумлык үзгәртеп кору эше башкарыла. Мал симертү операторлары эше тагын да нәтиҗәлегә әверелә.
— Үсемлекләргә караганда, мал карау ныграк ошый миңа, – ди Галләмова. –- Нәтиҗәсе дә күзгә күренә, терлекләр бер тәүлектә бер килограммгача арта.
Бүген Галләмова карамагында кимендә 70 баш үгез. Алар аның ышанычлы кулларына алты айлык чагында эләгә. Аннары апалары тәрбиясендә бик тиз авырлык җыя, көрәя – биш центнергача җитә.
Минзирә Галләмова пенсия яшенә җиткән инде, әмма малкайларыннан аерылырга җыенмый әле.
— Хәзер эш җиңелрәк, – ди ул. – Кул эше юк дәрәҗәдә, хезмәт хакы вакытында түләнә. Мин бервакытта да эштән курыкмадым, миңа ошый ул.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей