Ферма кышка әзер (Бураевский район)

Малларның җәйге лагерьлардан кайтыр вакыты якынлашып килә. Шуңа кадәрле мал абзарларын төрле калдыклардан тазартып ремонт мәшәкатьләрен тәмамларга кирәк.

Ялдәктәге Әхләф һәм Рамил Зариповлар язын маллар көтүгә чыгуга утарларны тизәктән тазартуны оештырган иде. Фермерлар төзелеш материалларын да кыш айларында хәзерләп кирәгенчә саклауга куя. Шуңа мал улакларын, идәннәрен ремонлау озакка сузылмый. Радик Гарипов ДТ- 75 тракторына көрәк тагып утарлардагы тиресне эттереп читкә чыгарып өйде. Аларны бер еллап череткәннән соң механизаторлар парга калдырылган басуларга ташый.

Радик белән Зинфир Галләмов, (рәсемдә) мал утарларының искергән коймасын сүтеп яңадан эшләп куйды. Биредәге хуҗалыкларда  мал абзарлары төзекләндерү мәсьәләсендә бер кайчан да проблема булганы юк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей