“ЭССЕ ДИМИ, САЛКЫН ДИМИ, КӨНЕ-ТӨНЕ ТИРЕҢ ТҮКТЕҢ”...

Стәрлетамак районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 17,2 проценты сугып алынды.

Республикабыз басуларында урак өсте. Җир йөзендә хөрмәткә иң лаек һөнәр ияләре – игенчеләрнең эше кызган мәл. Тырышып, тир түгеп чәчкән, үстергәнне әрәм-шәрәм итми җыеп аласы, бураларга саласы бар. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республикада алдан барган, чәчү мәйданнары шактый зурдан булган Стәрлетамак районында да күмәк эш кайный. 

Әлбәттә инде, бу вакытка парга сөрү планы районда 100 процентка үтәлде, һәр гектарга 30,1 кг актив матдә хисабыннан минераль ашлама кертелде. Ягъни, урак белән беррәттән, киләсе ел уңышы өчен дә хәстәрлек күрелә. 

Күпьеллык үләннәр 12 648 гектарда чабып алынды, бу – планда каралган мәйданнарның шулай ук 100 проценты. Шартлы бер баш терлеккә 9,2 центнер азык әзерләнде дә инде. Әлеге вакытта печән һәм сенаж әзерләү мәшәкатьләренең нәкъ уртасында кайныйбыз, дияргә була. Берьеллык үләннәрне чабуга керештек. Күпьеллык үләннәр дә икенче катка өлгерде. 

“Салават” агрофирмасы һәм “Дуслык” хуҗалыгы уҗым бодаен суктыруга 27 июльдә төшкәннәр иде. 7 августка районда планда каралган мәйданнарның 17,2 процентында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урылып сугылды һәм 287 936 центнер ашлык җыеп алынды. Бер гектардан уңыш бүгенге көннәрдә уртача 24,2 центнер тәшкил итә. 

Районда шулай ук көнбагыш, рапс, горчица, җитен кебек техник культураларга, бәрәңге үстерүгә, яшелчәлелеккә зур игътибар бирелә. Бүгенге базар шартларында аларга сорау зур. 

Уңышның нигезен тәэмин итүче алшартларның берсе, әлбәттә инде – заманча техника. Быел районыбыз басуларында бөртеклеләрне җыюда 100 комбайн, 150 йөк машинасы эшли. Ә инде төп көчебез, төп мактанычыбыз – алар уңган игенчеләребез: җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар, водительләр. Шулай ук, күзгә бик ташланып бармаган, әмма аларсыз урак та бармаган хезмәтчәннәребез кырыкмаса-кырык мәшәкатьтә: басулардан уңыш заманча ЗАВ корылмаларына, элеваторларга китерелә, эшкәртелә, сакларга озатыла. Быел игеннең дымлылыгы 14 процент, ягъни дәүләт стандарты таләпләренә туры килә, киптерүне таләп итми диярлек. Ераграк басуларда салам, вакланып, ашлама буларак сибеп калдырылса, кайберләренең саламы җыелып, прессланып, хуҗалыкларга кайтарыла. 

Урак кыза. Инде көннәр әйбәт торсын, ә игенчеләр үзләренең кулларыннан килгән барысын да эшләячәк. Шагыйрә Кәтибә Кинҗәбулатова шигырендәгечә: “сары дулкынннарны алтын итү” өчен бөтен көчен куячак. 

 

Ләйсән МӘЙОСЫПОВА

Фотоларда: Стәрлетамак районы басуларында эш кайный.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей