Эштән башканы белмиләр (Бураевский район)

Ялдәк авылындагы “Ахунов”  шәхси предприятиесендә көч салучы механизатор-терлекчеләр хакында шундый сүзләр әйтү урынлы. Алар  булган техниканы ремонтлап төзек файдалана, кышын фермада малын карый, урманнан пилорамага агач тышый һәм башкалар. Биредә көч салучы Изах Русламханов белән Вәдис Хәлиуллин өч дистә елдан артык тракторда җир эшкәртеп, бөртекле культуралар игә, мал азыгы үстереп җыйный.

Кышкы айларда иртүк малларын карап, ашарына салып, асларын тазартканнан соң урманга юлланалар. Кичен эшләре тагын мал караганнан соң гына тәмамлана. Язын басу мәшкатьләре башланыр алдыннан мал карау яшь егет Динар Әхәтовка йөкләнгән, механизаторлар корыч атларын төзекләндереп күпьеллык үләннәр тырматуга, дым каплауга төште.

Якындагы көннәрдә бөртекле культуралар чәчүгә җир әзерләп, иртә культуралар чәчүне башладылар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей