Эшләсәң, эш карышмый (Бураевский район)

Рафаэл һәм Раил Арслановларның  Ваныш авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында эшләр ырамлы бара. Малчылык тармагы бик уңышлы эшли. Йөздән артык симменталь токымлы савым сыеры, бозаулар, илледән артык үгез һәм таналар асрала.
Басучылыкта да сөенерлек уңышлары бар. Техникага килгәндә, хуҗалыкның җирен эшкәртерлек корыч атлар җитәрлек. Кулларыннан, көчләреннән килгәнчә яңартылып тора. Быел «Агролизинг» программасы нигезендә «Кузбасс» чәчү комплексы алынган. 
– Хуҗалыкта ферма ремонты тәмамланды.  60 гектар җиргә тирес чыгарылып, сөрелеп, алдагы елга бөртекле культура чәчәргә әзерләнеп куелды. Кышлатуны уңышлы чыгарлык итеп мал азыгы әзерләнде. Алдагы елда чәчү мәйданын зурайтып, күбрәк бөртекле культуралар үстерү нияте бар. Малчылык тармагына килгәндә, герефорд токымлы маллар алып,  киңәйтергә уйлыйбыз. Безнең хуҗалыкта бар да уңган, булдыклы абый-апалар эшли, – дип, ирешелгән уңышлары белән уртаклашты  хуҗалык башлыгы, баш агроном Раил Рафаэл улы. 
Соңгы башкарылган эшләрдә көч салган механизаторларны да телгә алып китте ул. Тирес төяүдә Ирек Шаригин белән Фидәнис Шәйхуллинарның өлеше зур булган. «Т-150» һәм «МТЗ-82» тракторларында тиресне басуларга ташыган Азамат Вахитов, Радик Яхин һәм  Радик Бәлагытдиновларның  хезмәте бәһалап бетергесез. Шулай ук «Т-4 Алтай»  көрәкле тракторында басуга чыгарылган тиресне этеп торучы Рәзәви Мөгаллимов көн-төн белән исәпләшмичә эшләгән. «ДТ-75» тракторында Идрис Камалов белән Ранис Усмановлар сөреп, җирне ашлаганнар. Абзарларны маллар кайтуга ремонтлап, кышкы чорга әзерләүче авыл уңганнары  Сәгыйть Усманов, Рузолин Шәрипов, Данис Бәлагытдинов һәм Рамис Шәйхетдиновларга да рәхмәтләре  зур фермерларның. 
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей