Эшкә кыю тотын, ярдәме булыр (Бураевский район)

Республика хөкүмәтендә һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, әлеге тармакта көч салучыларны дәртләндерү максатыннан күптөрле чаралар күрелә. Бу үсемлекчелеккә һәм басучылыкка, умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә, яңа техника алучыларга кагыла. Елкычылыкны үстереп кымыз ясаучылар да хөкүмәттән тиешле ярдәмен алачак. Әлеге вакытта да, мәсәлән, яңа эш башлаучы фермерлар, гаилә фермасын булдыручылар, табыш китерүче проектларны реализацияләүче һәм башкалар дәүләт ярдәменә ышанып эшли. Моңа безнең район хуҗалыкларыннан, шәхси предприятиеләрдән байтак мисаллар китереп була.

Республика хөкүмәте авыл кешесенә тагын да нинди ярдәмнәр вәгьдәли?  Түбәндә муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ялкын Гыймалтдинов белән шул хакта сөйләшәбез.

–Ялкын Нәсим улы, алда язгы кыр эшләре кебек зур, җаваплы кампания көтә. Билгеле, хуҗалыкларның бүген икътисадый хәле җиңелдән түгел. Аларны уңышлы башкарып чыгу өчен хөкүмәт ярдәме кирәк.

– Дөрес, ул бик урынлы һәм мөһим. Ләкин аны алу өчен бездән дә җитди, нәтиҗәле хезмәт сорала. Тиешле шартларны үтәгән хуҗалыклар, шәхси предприятиеләр буш калмаячак.

Республика хөкүмәте басуларында элита орлыклы бөртекле культуралар иккән, туфрак ашлаган, фермаларында нәселле яшь маллар алып үрчетүчеләргә һәрвакыт уңай карашта булды. Мондый хуҗалыкларның әлегә бер  елда да ярдәмсез калганнары булмады. Димәк,  эш үзебездән тора дигән сүз.  Элита орлыгы чәчелгән басуларның гектар куәте югарылыгы, нәселле малларның продукциясе муллыгы дәлилләнеп тора.  Бөртекле культураларның районлаштырылган сортларын яңартучылар, аларның картайганнарын яшь орлыкларга алыштыручылар 50 процентка якын субсидия алырга хокуклы. Нәселле яшь маллар, сөт һәм ит җитештерү юнәлешендәге мөгезле эре терлекләрнең  һәр башына 50, атларга 15, сарыкларга 3, дуңгызларга 8 мең сум күләмендәге чыгымнар капланачак. Әмма аның бер шарты бар, малларны республикадан читтәге токымчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан алырга кирәк. Шулай ук машина-трактор паркларын яңа техника белән тулыландырырга теләүчеләргә уңай мөмкинлекләр булдырыла.  Авыл хуҗалыгы машиналарының 40-50 проценты субсидияләнә. Техниканы лизингка алган очракта, әлбәттә, башта аны түләп бетерү таләп ителә, аннары чыгымнарның югарыда әйтелгән суммасы кайтарыла. 

– Ялкын Нәсим улы, үткән елларда басучылыкта химик средстволар кулланучыларга ташламалар бар иде, алар сакланамы?

– Әлбәттә. Бөртекле культураларның һәр гектарына хәрәкәт итүче матдәдә кимендә 30 килограмм исәбеннән  минераль ашлама кертүчеләргә шундый ярдәм каралган. Ул гектарына 350 сум туры килә.Яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә,бәрәңге үстерүчеләргә ул зур гына суммада бирелә. Терлекчелектә сыер һәм кәҗә сөте җитештерүчеләр, аларны реализацияләүчеләргә субсидия бар. Урыннарда күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси предприятие җитәкчеләренә хөкүмәт тарафыннан куелган шарт һәм таләпләрне үтәп, механизатор,  ферма эшчәннәренең хезмәтен нәтиҗәле оештырып, югары сыйфатлы продукция җитештереп сату ел әйләнәсенә актуальлеген югалтмый. Шуңа эшкә кыю тотынучыларның мөмкинлекләре зур, андый булдыклылар хөкүмәт ярдәменнән калмаячак дип әйтергә була.

Рәүф Шаматов әңгәмәләште.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей