Эшеннән ямь табучы фермер

Торган җирдән туган җир артык, ди халык мәкале. Чыннан да, читтә ничек кенә рәхәт булмасын, һәр кеше үз Ватанын, кендек каны тамган туган ягын сагынып, аңа тартылып яши. Язмабызның герое Салават Зарипов та язмыш кушуы буенча чит җирләрдә яшәп, үзенең туган авылына кире кайткан кеше. Кечкенәдән тормыш девизы итеп алган омтылышына тугры калып, туган җирендә лаеклы итеп яшәргә, район һәм республика файдасына хезмәт итәргә тырыша.

Бала чагыннан ук тормыш аны авыр сынаулар аша үткәрә. Ул тугыз яшендә ятим калып, балалар йортына эләгә. Аннары инде аның тормышы Екатеринбург шәһәрендә башка гаиләдә дәвам итә. Тугыз класс белем алгач, урман кисү, буралар әзерләү эше белән шөгыльләнә башлый яшүсмер, хәтта үз бригадасын, тора-бара үз пилорамасын да булдыра. Эше җайга салынса да, эшсөяр егет моның белән генә чикләнми, атлар алып елкычылык тармагын җәелдереп җибәрә. Ничек кенә  рәхәт булмасын, туган нигезе, ялан тәпи бәпкә үләннәрдән йөгереп үскән авыл урамнары үзенә тарта.
– Мәктәптә укыганда ук терлекче булам дип, үз алдыма максат куйган идем. Кайттым да җиң сызганып, эшкә тотындым. Без – чыныгып үскән буын, шуңа күрә бер эштән дә курыкмыйбыз. “Луч” колхозының банкротлыкка чыгуын, бөтен милке таралуын, халыкның эшсез калуын белгәч, җаным түзмәде, басуларыбызда чүп үләннәре үсеп утырмасын, Шөкшәнемдә  тормыш сүнмәсен дип, авылымда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга карар иттем, – дип искә ала ул үзенең тормышын янәдән үзгәрткән чорын. 
Шулай итеп, моннан өч ел элек Олы Шөкшән авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оеша. Аның эшен көйләп, җайга салып җибәргәнче шактый тир түгәргә туры килә Зариповка. Тик ул, тырыш һәм максатчан кеше буларак, сайлаган юлыннан тайпылмый. Иген үстерү белән беррәттән, фермер терлекчелек тармагын тергезүгә дә җиң сызганып тотына. Иң башта 10ар баш ат, сыер һәм сарыклар сатып ала. Элекке колхозның искереп, ташландык хәлгә килгән терлекчелек биналарын тергезә. Бүген дә әби-бабалары, әти-әниләреннән калган мирасның кадерен белүче, чын хуҗа ул.
– Без бердәм халык бит. Шуңа күрә хезмәтебездән тәм һәм ямь табып эшлибез. Бүген хуҗалыгыбызда 45 баш бозаулары белән сыерлар, 30 баш ат һәм 30 баш сарык асрала, – ди Салават Мәгънәви улы. 
Җимерелеп төшү дәрәҗәсендәге мал абзарларын, амбарларны ремонтлап акрынга алга атлый. 2000 гектар мәйданда җирне рәсмиләштерә. Аның күбесен агач баскан булса да, Салават акрынлап чистартып, чәчү басуларын кире үз хәленә кайтара. 400 гектардан артык мәйданда төрле культуралар үстерә. Әлеге вакытта хуҗалыгында мал азыгы хәзерләүдә эшләре ырамлы бара. 45 тонна печән чабылып, рулоннарга кысылып, ферма янына кайтарып, тезеп куелган.  Бу фермер безне тагын бер кызыклы юнәлеше белән дә үзенә җәлеп итте. Биредә асралган  ат, сыер һәм сарыклар бертөрле генә  токымлы түгел. «Ни өчен болай иттегез?», – дигәч,  фермер елмаеп: “Мин бит әле эш башлаучы гына, минем махсус белемем дә юк, әлегә мин һәр токымның ничек табыш китерүен күзәтәм, экспериментлыйм. Кайсы токым безнең һава шартларына яраклаша, яхшы табыш китерә, киләчәктә шул токымны калдырып үрчетергә исәп бар. Әйткәндәй, миңа шушы эшемне башкарырга ярдәм итеп торган авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтовка һәм аның белгечләренә зур рәхмәтлемен”.
Авылдашлары өчен эш урыннары булдыручы да,  авылның утын сүндерми торучы да ул. Шуңа өстәп, иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Авыл Сабантуйларын гөрләтеп үткәрә, авылдашлары нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итсә дә, кулыннан килгәнчә ярдәмләшә. Булышчылар булганда исә киләчәк тә өметлерәк күренә. Шуңа күрә героебызның планнары зурдан. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә хуҗалык күрсәткечләрен тагын да күтәрү, хезмәттәшлек элемтәләрен киңәйтү, туган авылының үсешенә үз өлешен кертү – менә шундый якты уй-ниятләр белән яши ул бүгенге көндә. Максатларына ирешергә һәм туган җирендә солтан булып, бәхеткә күмелеп яшәргә барлык шартлары да бар аның.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей