ЭШЕННӘН ТӘМ ТАБА

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип  юкка гына  әйтелмәгәндер халык  мәкалендә. Чөнки  ашлык  кайтып урнаштырылгач кына игенчеләр җиңел  сулап куя.  Ындыр  табагында эшләүчеләрнең  дә  табыннарыбызны икмәкле итүдә  өлеше бик зур.
“Победа” хуҗалыгының  Каргалы авылында урнашкан  ындыр  табагында һәркемнең  үз  эшен  җаваплы башкаруын  күреп  кайттык.  Тәҗрибәле мөдир Тәслимә Нурмөхәммәтова җитәкчелегендә  биредә  эш яхшы оештырылган, кайткан   ашлыкны киптерү, чистарту җайга салынган. Тракторчы Рөстәм Кәримов “Кун” агрегаты белән ашлыкны машинага төйи, Гыйният  Гыйльванов “ГА3-53” машинасы белән орлыкка  бөртекләрне амбарга салу өчен  җаваплы. “ЗАВ” агрегаты бер генә  минутка да туктап  тормый.  Аның  көйле эшләвен  дә алар  тәэмин  итә.  Тынгысыз, җаваплы хезмәттә үзен  тапкан  Гыйният  Гыйльванов хуҗалыкта күп  еллардан  бирле эшли.  Аның  шофер стажы 30 елдан  артып китә.  Туган  җирендә  төпләнеп, яраткан  эшеннән ямь  табып  гомер  итә ул.  Ә бит  авыл  шоферының  ял  итәргә  дә вакыты юк, диярлек.  Чөнки  хуҗалык  эшчәнлегендә  бер генә  юнәлеш  тә алар  катнашлыгыннан башка бармый.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей