Эш сөйгәнне ил сөйгән

Минем соклангыч күршем, балалачак дусым Борис Хуҗиәхмәтов үз бәхетен туган туфрагында табучылар исәбенә керә. Иске Солтанбәк сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, авылда hәрчак кирәкле води­тель hөнәрен үзләштерергә карар итә. Хәрби комиссариаттан повестка килгәнче, туган хуҗалыгында эшләп тә өлгерә. Армияда хезмәт итеп кайтып, туган йорт бусагасына аяк баскач, озаклап ял итми: берничә көннән колхоз идарәсенә килә hәм аның эшчәннәре сафына кушылырга теләк белдерә. Үзенә ГАЗ-51 йөк машинасын ышанып тапшыргач, балачактан хезмәт сөеп үскән егет җиң сызганып эшкә тотына. Туган җирен ярату аның канында дип әйтсәк тә, hич арттыру булмас. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе hәм тыл хезмәткәре әнисе, тормыш авырлыкларына hич бирешмичә, гомер буе авыл хуҗалыгының җитештерү тармагында эшләгән кешеләр ич. Шуңа биш уллары да, икмәк кадерен белеп үскәннәр.

         Тыйнак, эштән курыкмаучы, өстәвенә тимер механизмнарны да яхшы белүче Борисны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Чөнки машинасы hәрчак сафта, ә тапшырылган йөкне билгеләнгән пунктка вакытында китереп җиткерә ул. Борисның югары hөнәри осталыгын hәм намуслылыгын күргән колхоз җитәкчесе аңа үзенең шәхси водителе вазифасын тәкъдим итә. Хуҗиәхмәтов әнә шуннан бирле егерме елга якын Октябрь революциясе орденлы Карл Маркс исемендәге хуҗалык рәисе, Социалистик Хезмәт Ге­рое Рифхәт Салих улы Еникеевны йөртә. Тынгысыз, егәрле, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге соңгы казанышларны куллануга кертүче рәис белән бергәләп ничәмә пот тоз ашарга туры килүен үзләре генә беләдер. Республиканы аркылыга-буйга йөреп чыкканнар диярлек. Бер тапкыр да машинасы ватылып юлда торып калмаулары да Хуҗиәхмәтовның осталыгы ту­рында сөйли.

Соңгы елларда ул хуҗалыкта автомеханик, участок начальнигы булып эшләде. Йөкләтелгән вазифасын җиренә җиткереп башкарды, чөнки кешеләр белән уртак тел таба белде. Авыл мәчете төзүгә дә, туган авылында күпер салуга да ул үз өлешен кертте.

Борис тормыш иптәше Флидә белән бер ул hәм ике кыз тәрбияләделәр. Балалары да, җәмгыятькә кирәкле ке­шеләр булып үсеп, тормышта үз урыннарын тапты. Бу тату га­илә күпләрдә соклану уятырлык.

 

Фәнис Гайнуллин, агропредприятие ветераны, «Юлдаш» гәзите, Дүртөйле районы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей