Энергетик - җаваплы хезмәт (Бураевский район)

Көндәлек тормышта һәм хуҗалык эшчәнлегендә электр энергиясе мөһим урын били. Ул азга гына бирелмәгән очракта күп эшләр туктала. «Победа» кебек зур җәмгыятьтә электр корылмаларының төзек эшчәнлеге Станислав Нургалиевка йөкләнгән. Ел әйләнәсенә саву аппаратларының,сөт суыткычларының, малларны эчәр су белән итүдә бер төрле дә өзеклеккә юл куелмый. Шулай ук ындыр табагы машиналары электр энергиясе ярдәмендә эшкә кушыла. Гомум производствоның тукталуына юл куелмый, электр корылмалары үз хезмәтен сыйфатлы үти.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей