Эльвира һәм Диларис Тимершиннар туган ягында яши һәм эшли

Үкенеч хисе белән күп кенә авылларның бүген "картаюын" танырга кирәк, яшьләр кече Ватанын ташлап китә. Биләмәләрдә бакчачылар дип йөртелүчеләр, бөтенләй буш йортлар күп, яңа төзелешләр аз. Карман авыл Советын бу планда искәрмә дип әйтергә мөмкин. Быел гына, мисалга, 2 386 квадрат метр торак сафка кертелгән, 25 йортта өй туе билгеләгәннәр.

Эльвира һәм Диларис Тимершиннар нәкъ бер ел элек, зур, яңа йортка күчкән.

– Күчүен күчтек тә соң,– ди алар, – ләкин эш иксез-чиксез. Әле менә мунча төзибез, арытаба башка хуҗалыкларга тотыначакбыз.

Алар икесе дә авылда үскән, киләчәктә терлек карарга, туган җирдә яшәргә һәм хезмәт итәргә ниятлиләр. Тимершиннар инде 15 ел диярлек бергә, тиздән бәллүр туй билгеләячәкләр. Ә аларның танышу тарихы шактый гади – хезмәт итеп Карман станциясенә өенә кайткач, Диларис күрше авылга дискотекага киткән... Һәм шул вакытта кабынган үзара хисләр әле дә сүнми.

Тимершиннар өч ул тәрбияли. Эльвира Рәшит кызы – авыл биләмәсе хакимиятендә белгеч, Диларис Рәшит улы "Башнефть" АНКсы нефтьчеләренең  тышкы торбаүткәргечләрен монтажлаучысы булып эшли. Икесе дә үз эшенең осталары, һөнәрманнар. Ә нигә "өметлерәк" шәһәргә күчмәдегез, дигән сорауга: "Без булмаган һәркайда яхшы. Безгә кече Ватанга сөю, табигать белән якынлык һәм авыл тынычлыгы кадерлерәк" – дип җавап бирделәр.

Игнат Шайхутдинов, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей