ЕЛ ЮККА ГЫНА УЗМАДЫ

Тәкәрлек авыл биләмәсе өчен 2020 ел бай һәм нәтиҗәле булган. Ел башында Тәкәрлек авылында яңа фельдшер-акушер пункты ачылган, моңа авылда яшәүчеләр бик шат.

Башкортстан Республикасы территориясендә 30 октябрьгә кадәр сузылучы «Чисталык көне» акциясе игълан ителде. Аның кысаларында май аенда котлован территориясен җыештырдылар, Иванай авылы Комсомольская урамы буенча коймаларны буядылар, үлән чаптылар. Юнтирәк авылы юл катламына гравий салып, ремонт ясаганнар. Авылның битараф булмаган кешеләре ташландык чишмәне торгызырга һәм төзекләндерергә тәкъдим иткән. Авыл халкы чишмә территориясен җыештырган, үзәнен читстартканнар, чәчәкләр утыртканнар. Авыл биләмәсе хакимияте халыкка ярдәм иткән, чишмәгә ком һәм тимер-бетон боҗра китерткән. Иске Солтанбәк авылында да җирле халык катнашлыгы белән чисталык көне үткәргәннәр.

6 июньдә, Хәтер һәм хөрмәт көнендә, Тәкәрлек, Иске Солтанбәк, Иванай, Гөблекөчек, Яңа Биектау, Көшел, Венеция, Юкәлекүл, Юнтирәк, Куязыбаш авылларының актив халкы зиратларны тәртипкә китергән, коймаларын буяганнар.

«Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында Тәкәрлек, Гөблекөчек һәм Юкәлекүл авылларында агачлар утырту буенча өмәләр үткән. 200 дән артык юкә һәм миләш үсентеләре утыртылган. Юкәлекүл авылында Ветераннар аллеясына һәм Гөблекөчек авылында - Дан аллеясына нигез салынган.

Тәкәрлек авыл биләмәсе җирле халык белән бердәм эшли. Шундый активистлар булган да, теләсә нинди эшне дә башкарырга була.  

По материалам газеты "Юлдаш"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей