Ел нәтиҗәле узганмы, нинди уңышларга ирешелгән?

Район авыл хуҗалыгы идарәлеге  начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов һәм идарә белгечләре авыл хезмәтчәннәре белән берлектә шул хакта фикер алышалар,  җитешсезлекләрне ачыклыйлар. Чираттагы  мондый җыелыш районның иң зур табыш китерүче хуҗалыкларның берсе булган “Колос”та узды. 
Җитештерелгән продукция бәрәкәтле булсын дисәк, чыгымнарның мөмкин кадәр азрак булуы мөһим. Көнне төнгә ялгап, никадәр генә мул продукция җитештереп тә әрәм-шәрәмгә, ваемсызлыкка юл куелса, сакчыллык булмаса, башкарылган эшләрдән яхшы нәтиҗә көтеп булмый. Хуҗалыклардагы эшчәнлекнең дә төрлесе бар. Идарә начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов югарыда исемләнгән хуҗалыкның эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. 
– Барыбыз да күбрәк керем кертеп, тормыш шартларын яхшырту максатыннан эшлибез. Төп эшебез авыл җирлеге белән бәйләнгәч, мал карап, иген үстереп, шушы тирәлектә яшәүче кешеләргә мөмкин кадәр эшне оештырып, хезмәт хакын булдыру бурычыбыз. Кергән барлык акчаны хезмәт хакына гына тотсаң, хуҗалыкта башка эшләр башкарырга мөмкинлек калмый. Җитештерүчәнлекне арттырып,  күпләп сөт савабыз икән, хезмәт хакын да ике тапкыр арттырып булыр, эш шартларын яхшырту максатыннан башка төр төзелешләр дә алып бару мөмкинлеге артыр иде. Хуҗалыкта мал азыгы җитәрлек, без бары тик консервантлар гына сатып алабыз. Узган елда Әҗәк сөтчелек фермасына голштин токымлы башмаклар кайтарган  идек. Шуларның күбесе бозаулап, мул сөт чыганагына әйләнде. Хуҗалык акрынлап сөт җитештерүне күтәрүдә ныклап эшли. Менә тагын 400 баш башмак кайтару ысулларын эзлибез. Киләчәктә күпләп сөт җитештерүне күз уңында тотабыз – дип чыгыш ясады хуҗалык идарәчесе Екатерина Галәмшина. 
Игенчелек тармагында җиренә җиткереп башкарасы эшләр күп. Узган ел игенчелек өчен аеруча  уңышлы булуына да басым ясалды. Ашлыкның күп булуы бер яктан мул табыш  булса, аның хакы төшүе хуҗалыкның икътисадын нык кына какшатты. Быел колослылар гектарыннан 27 центнер уңыш алуга ирешкән.

– Эшне тиешенчә башкарып, технологияне төгәл үтәгәндә башка төрле культуралар үстереп тә хуҗалыкка күпмедер керем алырга мөмкин. Мәсәлән, “Колос” сыман терлекчелек тармагын алып баручы хуҗалыкта борчак культурасы үстерү дә бер дә артык булмый. Шулай ук орлыкның сыйфатына, үстерү, тәрбияләү ысулларына да зур игътибар итәргә кирәк. Районда барлыгы 35 мең гектар мәйданнан артык җир эшкәртелеп чәчелә. Бу исә районыбызда “Колос” һәм “БорайБиф” кебек көчле инвесторлар ярдәмендә башкарыла. Алар ярдәме белән чәчү мәйданнары арттырылды.  Моңарчы 23 мең гектарда культуралар игелсә, алар көче белән чәчү мәйданы  35 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Соңгы 35 ел эчендә узган ел сыман уңышлы ел булмады. Моңа, әлбәттә, иң беренче  чиратта табигать шартлары  йогынты ясаса, икенче яклап, әлбәттә, яңа, заманча техника һәм элита орлыклар, минераль ашламалар куллануның нәтиҗәседер. Әмма моның белән канәгатьләнү ярамый. Алга карап, яңа культуралар игеп, эшләргә кирәк. Гомумән алганда, “Колос” хуҗалыгының эшләре ырамлы бара. Басучылык һәм терлекчелек тармакларын янәш алып барганда гына мул уңышка ирешеп булуына басым ясалды. Һәм, әлбәттә,  язгы чәчү – 2023 кампаниясенә дә орлыкларның яңа сортларын куллану кирәк, – диде идарә начальнигы үз чыгышында.
Җыелышларда терлекче һәм механизаторлар да үзләрен кызыксындырган, борчыган гозерләрен җиткерде. Димәк, эшче кеше авылы язмышына битараф түгел. Һәр тармактагы эшчәнлек хезмәткәрләр көченә һәм төзек, куәтле техникага бәйле. Хуҗалыкларда бүген күңел салып эшләүче механизаторлар да, терлекчеләр дә җитәрлек. Киләчәктә эшне тагын да нәтиҗәлерәк башкару өчен һәр тармакта продукция җитештерү күләмен арттыру, яңа ысуллар табу бурычы куелды җыелышта. Отчет ел буена яхшы күрсәткечләргә ирешкән эшчеләргә Почет грамотасы һәм акчалата премия бирү белән йомгакланды.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей