ЕГЕТЛӘР КОМИССИЯ ҮТӘ

Билгеле булуынча, ил Президенты В.В.Путинның агымдагы елның 30 сентябрендә кул куйган 581 санлы Указына ярашлы, 1 октябрьдән Русиядә һәм шул исәптән безнең республикада да гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Көзге чакырылышта безнең республикадан 4 меңнән артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Бу көннәрдә 1993-2002 елларда туган 240тан артык райондаш егеткә повесткалар тапшырылган. Әлеге вакытта алар чакыру һәм медицина комиссияләрен үтә. Агымдагы көзге чакыру кампаниясендә безнең районнан дүрт дистәдән артык егет Ватан сакчылары сафларын тулыландырыр, дип көтелә. Повестка алган егетләрнең һәр кайсы комиссия рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Ямалеев, комиссия рәисе урынбасарлары – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф.Шакирова һәм Чакмагыш районының хәрби комиссары А.Х.Хәбиров, комиссия секретаре Р.А.Галиәкбәрова, таби бы Э.А.Мусина, район эчке эшләр бүлеге вәкиле Р.Р.Хаков, мәгариф бүлегеннән Э.М.Биглова, мәшгульлек үзәге җитәкчесе А.Г.Зәйнетдинов, җәмәгатьчелек оешмасы вәкиле Ф.З. Гайнетдиновны берләштергән район чакыру комиссиясен үтә. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре билгеләвенчә, көзге чакыруга бәйле барлык чаралар коронавирус инфекциясе үтеп керүенә юл куймас өчен Роспотребнадзор таләпләре буенча барлык эпиди миологик кагыйдәләр төгәл үтәлү шартларында башкарыла. По вестка тапшырылган егетләр район хәрби чакыру һәм табиб комиссияләрен үтеп беткәннән соң, хәрби хезмәткә яраклы дип табылган райондашларыбыз хәрби частьларга озатыла башлаячак. Көзге чакыру кампаниясе ел ахырына кадәр дәвам итә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей