Егет булса, шундый булсын. (Бураевский район)

“Победа” җәмгыятенең Борай бүлекчәсенә караган Абдулла авылындагы фермасында кышлату чоры уңышлы бара. Терлекчеләрнең тырышлыгы һәм механизаторларның фидакарь хезмәте белән ирешелә бу уңышларга. Малларга тиешле рационына туры китереп, печән, сенаж, силос, салам, патока, арпа, бодай, солы, борчак кушылган катнашазык әзерләп корпусларга илтү Артем Шакирзяновка йөкләнгән. Ул “Хозяин ИСРК-12” техникасында шушы катнашмаларны эшкәртә. Иртәнге сәгать алтыдан көндезге бишкә кадәр шушы мәшәкатьләр белән мәшгуль. Берүзе алты корпустагы малны азык белән тәэмин итә. Бу уңган егет биредәге җәмгыятьтә 2008 елдан башлап көч сала.

А. Шакирзянов көн дә монда күрше Калтасы районы Олы Кәчәк авылыннан йөреп эшли. Ул җәй көне “Магдон” үзйөрешле печән чапкычта алдынгылыкны бирми малларга азык әзерләү эшләренең үзәгендә кайный.

Миләүшә Әхмәтҗанова.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей