Егет булса, шундый булсын (Бураевский район)

“Победа” җәмгыятенең Абдулла авылындагы фермасында кышлату чоры уңышлы бара. Терлекчеләрнең тырышлыгы һәм механизаторларның фидакарь хезмәте белән ирешелә бу уңышларга. Малларга тиешле рационына туры китереп, печән, сенаж, силос, салам, патока, арпа, бодай, солы, борчак кушылган катнашазык әзерләп, корпусларга илтү Артем Шакирзяновка йөкләнгән. Ул “Хозяин ИСРК-12” техникасында шушы катнашмаларны эшкәртә. Иртәнге сәгать алтыдан көндезге бишкә кадәр шушы мәшәкатьләр белән мәшгуль. Берүзе алты корпустагы малны азык белән тәэмин итә. Бу уңган егет биредәге җәмгыятьтә 2008 елдан башлап көч сала.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей