Дүртөйлеләр күп сөт сава

Дүртөйле районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүгенге көндә терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Ленин исемендәге токымчылык заводы эшчәннәре районда сөт савып алу буенча лидер булып тора.  Әлеге хуҗалыкта көндәлек тулай савым 11800 килограмм тәшкил итә!

         Чагыштыру өчен шуны билгелик. Ленинчылар былтыр әлеге чорда 7900 килограмм сөт җитештергән.

         Район буенча икенче урында "Вәлиев" токымчылык заводы эшчәннәре. Биредә көндәлек савым күрсәткече 9000 килограмм.

         Ә өченче урында 7822 килограмм күрсәткеч белән "Россия" хуҗалыгы терлекчеләре.

 

«Кызыл таң» гәзите, 22.08.2018 ел, Дүртөйле районы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей