Дүртөйледә шаулар юкәләр

Өмәдә яшьләрнең дә дәррәү катнашуы икеләтә сөенечле.27 апрельдә Дүртөйле шәһәре халкы “Яшел Башкортстан” республика акциясе кысаларында бердәм рәвештә агач утыртырга чыкты. Шәһәрнең яңа бистәләренең берсендә – Генерал Шәйморатов һәм Индустриаль урамнары чатында юкә һәм гөлҗимешләрдән торган зур  аллея барлыкка килде.

– Агач утырту өмәсенә беренче тапкыр гына чыкмыйбыз, – ди Дүртөйле шәһәре биләмәсе башлыгы Илмир Гәрәев. –- Бу аллея туган шәһәребезнең 30 еллык юбилеен каршылап утыртыла. Әлеге аллеядә 1600дән артыграк төп гөлҗимеш, 910 юкә булачак. Аллея утыртуда Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов та катнаштылар. Агач утырту эше белән Башкортстан дәүләт аграр университеты профессоры, биология фәннәре докторы  Раил Хисамов җитәкчелек итте. – Үсентеләр яхшы алынып китсен өчен агач утырту технологиясен төгәл үтәү кирәк, – ди Раил Рәүф улы. – Әлеге аллея безнең университетның “Табигатьтән файдалану һәм төзелеш” факультетының даими күзәтүе астында үстереләчәк.

 Раил Рәүф улы әйтүенчә, юкәләр һәм гөлҗимешләр аллеясе, яңа бистәгә ямь өстәү белән бергә, экологик яктан да мөһим: ул йортларны зур юлдан очкан тузаннан каплап торачак. Аллеядә җәяүләп йөрү, ял итү өчен киләчәктә барлык шартлар да булдырылачак.

 Агач утырту өмәсенә 300 тирәсе кеше чыккан иде. Алар арасында балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да, хаклы ялдагы өлкәннәр дә булды. Тирә-якта дәртле көй яңгырый, кояш  юмарт итеп бөтен хәятне нурга коендыра, һәркемнең күңеле күтәренке, кулында эш уйнап  тора!

 – Шушындый күркәм өмәдән читтә калып булмый бит инде: иртән-иртүк көрәкләрне тотып килеп җиттек, – диләр  Дүртөйле районының “Танып” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Алмаз Гыйльметдинов һәм “Еникеев” җәмгыяте директоры Азат Хаков. – Икебезгә әлеге сәгатькә 30 – юкә, 50 гөлҗимеш утыртып өлгердек! Мондый өмәләр ешрак булсын иде дигән теләктәбез. Ни дисәң дә, күмәк эшләү халыкны берләштерә, эшләр дә тиз арада башкарыла.

 Җиң сызганып эшләүчеләр арасында шәһәрнең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире, шәһәр Советы депутаты Земфира Әхмәтшина да бар иде.

 – Әлеге чарада яшь буын вәкилләренең күп булуы аеруча сөенечле, – дип елмайды ул. – Адәм баласы кечкенәдән табигатьне яратырга, сакларга өйрәнеп үссә, яшел бишегебез – җиребезгә бернинди экологик фаҗига да янамас!

 Яше-карты кемузардан агач утыртканда кыр ашханәсендә, тирә-якка тәмле исләр таратып, итле карабодай боткасы пеште. Аның ашнакчысы белән дә сүз алышып өлгердек.

 – Мин Рәсүл Гарданов булам, – диде хәрби шартларда солдатларга ашарга әзерли торган машинага тагып йөртелүче кыр ашханәсе тирәсендә кайнашучы ир-егет. – Бу җайланма белән армия хезмәте үткән чакта танышырга туры килде. Ашнакчы булмадым, ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем, тик шулай да озайлы хәрби походларга чыкканда, шушындый тагылма ашханәдә үзебез чиратлап ашарга пешерә идек.

 Рәсүл Шәйшәриф улы әлеге вакытта Өчбүлә урта мәктәбендә физкультура һәм хәрби әзерлек дәресләре укыта икән.

 – Карабодай боткасыннан тыш, өмәчеләрне кайнар чәй һәм пәрәмәчләр белән сыйлаячакбыз, – диде ул.

 Әлеге чараны оештыруда Дүртөйле шәһәренең игелекле малтабарлары Руслан Рәхмәтуллин, Марс Гыйндуллин һәм Алина Галиева матди ярдәм күрсәткән.

 Әйтергә кирәк, Дүртөйле районы һәм шәһәренең барлык авылларында да бу көнне чираттагы экологик өмәләр узды. Төрле предприятие вәкилләре Агыйдел елгасы буйларын, агачлык-куаклыкларны, Иванай бакчасын чүп-чардан чистартты.

Миләүшә Латыйпова, Кызыл таң  гәзите, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей