Дүртөйледә, Чакмагышта эшләр гөрли, син калышма!

     Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарында эш сәфәрендә булды.

     Төбәк җитәкчесе караган беренче объект   Дүртөйле районында мөгезле эре терлек үрчетүгә һәм югары продуктлы авыл хуҗалыгы культуралары үстерүгә махсуслашкан Ленин исемендәге токымчылык заводы булды. Радий Хәбиров  хуҗалык җитәкчелеге һәм механизаторлар белән сөйләште, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды, кирәкле дәүләт ярдәме күрсәтү турында фикер алышты.

     Арытаба төбәк җитәкчесе сменага 200 кешене хезмәтләндерүгә исәпләнгән яңа балалар поликлиникасы төзелеше барышы белән танышты. Подрядчылар сүзләренә караганда, республиканың 100 еллыгына төзелүче объектны агымдагы елның ноябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

       Радий Хәбиров дәваханәнең медицина кадрлары белән тәэмин ителеше белән кызыксынды. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов муниципалитетның бу мәсьәләне хәл итү белән актив шөгыльләнүен белдерде.

     Дүртөйле шәһәрендә “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында берничә ихата территориясе комплекслы төзекләндерелә. Радий Хәбиров Матросов урамында ихаталарны ремонтлау эшләре белән танышты һәм бу эштә халык белән үзара килешеп эшләү зарурлыгын билгеләде.

     Шәһәр халкы белән аралашу вакытында Радий Хәбиров төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, яшьләр өчен яңа эш урыннары булдыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

     Дүртөйледә Александр Матросов исемендәге паркны төзекләндерү дәвам итә. Радий Хәбиров  паркны карап чыкты, җәмәгать территорияләрен булдыру барышында барлык таләпләрне үтәү мөһим, дип билгеләде.

    Арытаба Радий Хәбировның эш сәфәре Чакмагыш районы буенча дәвам итте…

 «Кызыл таң» гәзите.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей