Дүртөйледә "Башкортстан ихаталары» программасына 31,9 миллион сум бүлеп бирелгән

      Дүртөйле шәһәрендә «Башкортастан ихаталары» республика программасы кысаларында берничә ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү үткәрелә.

     Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Матросов урамында ишегалларны ремонтлау буенча башкарылучы эшләрнең барышын карады һәм аларның барысы да мәҗбүри рәвештә йортларда яшәүчеләр белән килештерелергә тиешлеген билгеләп үтте.

     1нче Май һәм Матросов урамнарында берничә ишегалдын комплекслы төзекләндерү өчен 31,9 миллион сум тотылыначак. Барлык эшләрне агымдагы елның 1 ноябренә кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

      Аралашу вакытында Радий Хәбиров чүп-чарның ничек чыгарылуы белән кызыксынды, республикада каты көнкүреш калдыкларын җыюга билгеләнгән тарифларның Русиядә иң түбәне булуын билгеләп үтте. Дүртөйле халкы аралашу вакытында, шулай ук, ишегалларын төзекләндерү, яшьләр өчен эш урыннары белән бәйле сораулар бирделәр.

«Кызыл таң» гәзите. Фото: "Башинформ" сайтыннан.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей