Дүртөйле тирмәсендә рухи азык та, милли ризык та мул булды

Пермь өлкәсе Барда районының Үдик (Елпачиха) авылында башкорт халкының зур сабантуе узды. Чарада Дүртөйле районының күптән түгел 30 еллык юбилеен билгеләгән тарих һәм туган якны өйрәнү музее зур этнографик күргәзмә белән катнашты.

           Зур башкорт тирмәсе олысының да, кечесенең дә игътибарын әллә каян үзенә тартып торды. Тирмә нәкъ менә Пермь өлкәсенең Барда районында гомер кичергән Гайнә башкортлары тормыш-көнкүрешен чагылдырды.

          - Тирмәбезнең тышкы һәм эчке бизәлеше тарихи чынбарлыкны яктыртуы белән кыйммәтле, - дип уртаклашты музей директоры Мөдәрис Мөсифуллин. - Тирмә эчендәге тормыш-көнкүреш кирәк яраклары, чигелгән тастымаллар, сугылган паласлар, көршәкләр, эш кораллары – барысы да безнең музей ачылгач, нәкъ менә Пермь өлкәсенең Барда районы авылларыннан җыелган тарихи комарткылар. 90нчы еллар башында, Дүртөйле районы музее үз эшчәнлеген башлагач, аның фондын тулыландыру өчен экспедицияләргә чыктык. Барда районы халкы бик күп борынгы әйберләре белән бүлеште. Алар арасында Гайнә башкортлары тарихына кагылышлы комарткылар да ярыйсы гына җыелды. Тарихи кыйммәте булган һәр әйберне музеебызга алып кайтып урнаштырдык.

           Дүртөйле тирмәсенә сабантуй барышында 400 тирәсе кеше кереп чыкты. Анда һәркем "вакыт машинасы"нда борынгы гасырларга барып кайткан кебек хис-тойгылар кичерүен белдерде. Дүртөйле районы Мәдәният сарае артистлары, “Ак инәйләр” башкорт хатын-кызлары оешмасы вәкилләре тамашачылар өчен “Сабыйга исем кушу” йоласын сәхнәләштерде. Тирмә янында су һәм кул тегермәннәрен, эчендә самавыр, милли киемнәр, кымыз ясый торган гөбе, балалар бишеге, сандык, ук-җәя һ.б. күрергә була иде.

           Янәшәдәге тирмәдә исә барлык сабантуй кунаклары өчен Дүртөйле уңганнары башкорт халкының милли ризыкларыннан сыгылып торган табын әзерләде. Кымыз, казылык, бавырсак, бәлеш, бал – монда җаның ни тели, барысы да бар иде!

           Рухи азыкны да мулдан алып барган иде дүртөйлелеләр: сабантуй кунаклары өчен бик күркәм зур концерт күрсәтелде.

           Миләүшә Латыйпова, «Кызыл таң» гәзите.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей