Даян Мурзин

Бөек Ватан  сугышы каһарманы, дошман  тылында каршылык хәрәкәте оештыручыларның  берсе, фашистларның  котын  алган  “кара генерал”, Чехословакия каһарманы, РСФСРның  атказанган   юристы Даян  Баян  улы Мурзинның да районыбыз тарихында тирән эз калдыруы бәхәссез.
Д.Б.Мурзин  1921 елның  20 декабрендә Бакалы районының  Иске  Балыклы авылында туган. Әнисе  Фатыйма Хәсән кызы – безнең  районның  Рапат  авылы кызы. Мәктәп елларында зирәк, белемне тиз  үзләштерүче  егет  җиденче  сыйныфтан  соң  үзе дә  укытучы  булып  эшли башлый, 17  яшендә  директор  итеп  куела. 1940 елда фин  сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә. 1941 елда Рига шәһәрендә  кече   командирлар әзерләү училищесында белем ала, Бөек Ватан  сугышының  тәүге көннәреннән үк  сугыш  эчендә  була.  1942 елда разведка мәктәбен  тәмамлагач, дошман тылында каршылык  оештыру максатында Украина, Белоруссия, Молдавиядә  партизан  отрядлары оештыруда һәм җитәкчелек итүдә  башлап  йөри.  Дошманны илебез  чикләреннән куа башлагач, аны Чехословакиягә  Ян  Жижка исемендәге партизан  отряды штабы начальнигы итеп  җибәрәләр, берничә  айдан  ул  аның  командиры итеп  тәгаенләнә.  Бөек Җиңү китергән 1945  елның  маена кадәр ул  фашистларга зур  зыян  ясаган эре партизан  отрядын  җитәкли, курку белмәс командирны алар “кара генерал” (сакалына карап) дип  йөртәләр һәм тотып китерүчегә  яки  үтерүчегә  зур  сумма акча  вәгъдә  итәләр. Ул  чорда немец  баскынчыларын  дер  селкеткән  егеткә  нибары 23 яшь  кенә  булганлыкны искә  төшерү дә  җитәр!
Армиядән  демобилизацияләнеп  кайткач, Даян Мурзин  республика прокуратурасында эшли, 1962  елда БАССР эчке  эшләр министры урынбасары  була. 1969-1985  БАССР Адвокатлар коллегиясе  президиумы рәисе  вазыйфасын  үти. Шушы елларда ул  районыбызда хокук  тәртибен  саклауны ныгытуга, адвокатлар  институтын булдыруга зур  өлеш  кертте, даими  рәвештә  килеп  ярдәмләшеп  торды.  Гомеренең  соңгы көннәренә  кадәр бәйләнешне өзмичә  яшәде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей