Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре бара

Игенчеләр өчен җаваплы чор – чәчүлекләрне карау чоры җитте. Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан үз вакытында эшкәртмәсәң, уңышның шактый өлешен югалтырга мөмкин. Район хуҗалыкларында сиптергечләрне кырга чыгардылар. Язгы культураларны химик утауда 6000 гектар мәйданда эш башкарылган. Бу эшкә беренчеләрдән булып “Колос” һәм Ленин исемендәге һәм “Гайфутдинова”, “Батталов”, “Якупов” крестьян-фермер хуҗалыклары эшчеләре чыкты. Шабай авылы янындагы басуда “Колос” хуҗалыгы уңганы “Туман” сиптергечендә Василий Трубицин бу эшне башкара. КамАЗ йөк ташу машинасында Денис Зайдуллин һәм Зәлиф Шакировлар да химик утау эшләүдә зур өлеш салалар. Шулай ук хуҗалыклар терлек азыгы хәзерләү кампаниясе башлануга актив әзерләнәләр. Һава шартлары буенча уңайлы булган барлык көннәрне максималь рәвештә кулланырга өлгерергә кирәк.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей